Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең спорт залы өстәмә ремонтка мохтаҗ
Яхшы гына ремонт ясадык. Шулай да, спорт залыбыз әле өстәмә ремонтка мохтаҗ, түбәсен ныгытырга кирәк.
Николай МОРОЗОВ, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәбе директоры:
— Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе урта мәктәбендә быел 23 бала белем алачак. Узган ел чыгарылышында дүрт укучыбызны озаттык, беренче класска керүчеләребез берәү генә. Кимибез, шул борчый. Күрше Көлкәмәр авылыннан бер, Чыты авылыннан өч бала йөреп укый. Чыты авылыннан килүче балалар – катнаш гаиләләрдән. Безнең мәктәпнең катнаш гаилә балаларын рус һәм татар телендә укыту буенча азмы-күпме тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә, бу балалар үзләре өчен безнең мәктәпне сайлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia