Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Керәшен туе - ул үзе бер опера”

Борынгы вакытлардан ук туй кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе булып санала. Безнең ата-бабаларыбыз да гаиләне элгәредән килгән гореф-гадәтләрне саклап, күп гасырлык тарихы булган билгеле бер кагыйдәләрне үтәп кенә корганнар. Яңа гаилә барлыкка килү һәр халыкта үзенчәлекле һәм тирән мәгънәгә ия вакыйга. Әмма һәрбер халыкның үзенә генә хас кабатланмас үзенчәлекләре бар. “Мир” телеканалында чыга торган “Любовь без границ” программасы нәкъ менә шул үзенчәлекләр турында сөйли дә инде. Шушы көннәрдә телепрограмманың төшерү төркеме Керәшен Сәрдәсе авылында булып китте. Тиздән бөтен Россия керәшеннәрнең гаҗәеп матур туй йолаларын күрәчәк.

Керәшеннәрдә туй – ул милли йолаларга бай зур тамаша. Борынгы гореф-гадәтләрне үтәү аны аеруча үзенчәлекле итә.
- Керәшен туена багышланган мондый фильм беренче тапкыр төшерелә. Аны телевизордан илебезнең төрле милләт вәкилләре күрәчәк. Тамашачыны кызыксындыру өчен биредә туй йоласының иң якты, иң эмоциональ мизгелләре сайлап алынды. Керәшеннәр традицияләрне бик яхшы саклаганнар, шуңа күрә бу бердәнбер тәҗрибә булмас дип ышанасы килә. Йола җырларын башкаручылар әле исән булганда, мондый фильмнар төшерергә кирәк, - дип билгеләп үтте сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров.
Сүз уңаеннан, кияү һәм кәләш ролен “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор керәшен ансамбле солисты, “Керәшен чибәре-2015” Юлия Туктарева (Савельева) һәм “Бәрәкәт” керәшен яшьләре бүлеге активисты Сергей Туктарев уйнады.
- Безнең чын туебыз заманча, гап-гади туй кебек узды һәм хәзер бу бәхетле мизгелләрне тагын бер кат кичерү, үз халкыбызның искиткеч матур йолаларында катнашу, бөтен традицияләр аша узу безнең өчен зур шатлык, - диде безгә яшь пар.
“Любовь без границ” программасы өчен кодалашу, кәбен кою, туй ризыклары әзерләү, баш бәйләү, кәләш бирнәсе белән кияү өен киендерү һәм туй мәҗлесе төшерелде. Программа концепциясе буенча, алып баручылар Россиянең төрле халыкларының туй традицияләрендә үзләре дә актив катнашалар. Фильм төшерү төркеме Бурятия, Мордовия, Дагыстан, Якутия, Тува һәм илнең башка төбәкләрендә булган инде. Проектның авторы һәм алып баручысы Григорий Шевчук һәм аның хезмәттәше Евгения Родионова Россиянең төрле халыклары традицияләрендә туй шаһиты булганнар.
- Миңа традицион керәшен гаиләсенең тормыш тәртибе ошады, монда ир белән хатынның хокуклары тигез, - дип билгеләп үтте Евгения.
- Килешәм, бу бик мөһим момент. Күп кенә туй традицияләрендә кәләшнең берни әйтергә, эшләргә һәм хәтта уйларга да хакы юк. Керәшен кызы кияү белән бер тигез, - дип хуплады аны Григорий.
- Барыннан да бигрәк, керәшен туе җыр белән истә калачак, монда бик күп җырлыйлар икән, һәр йола элементының үз җыры бар. Керәшен туен чын опера белән чагыштырырга була, - дип билгеләп үттеләр алып баручылар.
Шулай ук программаны төшерүдә Керәшен Сәрдәсе авылының “Чулпы” һәм “Сәяр” халык ансамбльләре катнашты, фильмда төшү өчен “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле дә махсус килгән иде.
- Мин фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен һәм җырларын туктаусыз өйрәнәм, әмма бүген дә үзем өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр ачтым, - диде Эльмира Кашапова.
Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүчеләр фильм төшерүгә зур кызыксыну белән карадылар.
- Безнең район күп милләтле, без төрле халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнәбез һәм күрсәтәбез. Людмила Белоусова җитәкчелегендәге керәшеннәр җәмгыяте безгә мөрәҗәгать иткәч, фильм төшерүне оештыруда һәм әзерләүдә ярдәм итәргә бик теләп ризалаштык, район җитәкчелеге мондый зур проектларга һәрвакыт аерым игътибар бирә, - дип билгеләп үтте район мәдәният бүлеге башлыгы Азат Фазылҗанов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса