Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кешеләргә ярдәм итү – безнең төп бурыч”

Район хакимиятендә православие руханилары утырышы булып узды

. Район башлыгы Эдуард Дияровтан башланган "түгәрәк өстәл" артына әңгәмә кору өчен чиркәү, авыл җирлеге башлыклары, район оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре килде. Алар җәмгыять һәм руханилар алдында торган әһәмиятле мәсьәләләр турында бергә фикер алыштылар.

Безнең районда төрле дин һәм милләт вәкилләре арасындагы татулык һәм дуслыкны, бөтен республика буенча булган кебек үк, факт буларак санау кабул ителгән. Бездә чаңнар тавышы азан яңгыравы белән алышына, безнең дуслар, сыйныфташлар, күршеләр - төрле дин һәм милләт кешеләре. Һәм бу гадәти хәл, бу беркемне дә оялтмый. Район җитәкчелеге дә барлык традицион конфессияләрнең игелекле башлангычларын хупларга әзер. Бу юлы үзләренең эшләре, кайгыртулары һәм планнары турында районның православие чиркәүләре руханилары сөйләде.

Социаль проблемалар һәрвакыт булган һәм хәзер дә бар. Рус Православие чиркәве дә мохтаҗ һәм җәберләнгән кешеләргә ярдәм итү эшендә һәрвакыт актив роль уйнады. Актив руханиларның социаль өлкәдә кинәт килеп туган инициативалары инде хәзер ачык структуралы формаларга ия булды. Безнең районда шулай ук күпләгән социаль проектлар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, Пановка авылындагы мәҗбүри колониядә иерей Павел Кириллов төрмә гыйбадәт кылуы үткәрә. Әйе, бирегә йөрүчеләрнең күбесе җинаятьчеләр. Әмма һәрбер кешегә игелек орлыгы салынган.

- Мондый гыйбадәт кылуның максаты нәкъ тә шушы орлыкларны үстерүдә, - ди священник.

Рус Казысы авылында тулысынча хәйрия нигезле алко- һәм наркобәйлелекләре булган кешеләр өчен "Ковчег" реабилитация үзәге эшли.

- Без наркоманнарны дәвалап кына калмыйбыз, аларны христианлык законнарына өйрәтәбез. Ә кешеләрне дингә чакыру - ул һәрбер священникның бурычы. Шуңа күрә без авыруларыннан арынырга теләүче кешеләрдән акча алмыйбыз, - ди Казан епархиясенең наркомание һәм алкоголизмга каршы бүлеге рәисе, Рус Казысы авылында чиркәү башлыгы иеромонах Вячеслав Шапоров.

Хәзерге вакытта, бездә күп кенә онытылган православие традицияләре яңартыла. Питрәч чиркәвендә шәфкать туташлары үз эшләрен алып бара. Үзләрен бик авыр, әмма искиткеч эшкә багышлаган хатын-кызларны шулай атыйлар - алар кешеләргә гаиләләренә кайгы килгән минутларда ярдәм итәләр. Бүгенге көндә алар район хастаханәсендә һәм якын кешесен югалткан гаиләләрдә хезмәт күрсәтәләр.

Хәйриячелек, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре белән гомуми эш алып бару Кощак һәм районның башка чиркәүләре эшчәнлегендә дә зур урын алып тора.

Священниклар утырышта шулай ук Питрәчтә чиркәү төзү өчен җир бүлеп бирү мәсьләсе һәм район чиркәүләрендә янгын куркынычсызлыгын тикшерү турында да фикер алыштылар.

Бүгенге көндә безнең районда 18 чиркәү бар. Аларда 12 священник гыйбадәт кылу үткәрә. Районда дүрт якшәмбе мәктәбе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: утырыш