Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КФУ метеорологы Татарстанда майның икенче яртысына һава торышын фаразлады

Татарстанда мондый салкын соңгы тапкыр 1999 елның маенда күзәтелгән.

Майның киләсе декадасында Татарстанда температура нормадан 3 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә. Әмма көндез термометр баганалары +15..+20 градуска җитәчәк. КФУның метеорология һәм табигатьтән файдалану кафедрасы доценты Тимур Әуһәдиев язның өченче аеның икенче яртысына шундый фараз ясады, дип яза «Челнинские известия».

Шул ук вакытта ул якындагы көннәрдә төнлә температура 0 градуска таба төшәргә мөмкин дип кисәтте. Мондый «җитешсезлекләр»нең сәбәбе – әлегә Татарстанда хуҗалык иткән антициклон.

Майның, гомумән алганда, синоптиклар фаразлаганнан күпкә салкынрак булуын билгеләп үтик. Татарстанда мондый салкын соңгы тапкыр 1999 елның маенда күзәтелгән. Шул ук вакытта Әүһәдиев гадәттә климат нормасының артып китүен күздә тотучы аномалияләр булуы, соңгы елларда салкын буенча рекордларның сирәгрәк күзәтелүе турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса