Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Халкының тырышлыгы һәм битараф булмавы аркасында яши Кибәч авылы

Безнең районда егермедән артык авыл җирлеге бар. Аларның кайберләрендә меңләгән кеше исәпләнсә, икенчеләрендә берничә йөз генә кеше яши. Әлбәттә инде, бу авылларның проблемалары да үзгә, Кибәчтә, мәсәлән, аларны авыл халкы бергәләп хәл итәргә тырыша. Узган елда, өч йөздән аз гына артыграк кеше теркәлгән Кибәч авыл җирлегендә, үзара салым программасы буенча 500әр сум түгел, ә меңәр сум акча җыелышырга булганнар.

Кибәч - район үзәгеннән шактый ерак урнашкан, зур булмаган авыл. Монда йорт хуҗалыклары ике йөздән дә кимрәк, зур булмаган крестьян-фермер хуҗалыгы, берничә бюджет оешмасы бар. Авыл тыныч, әмма бер дә ташландык түгел – урам юлларының күп өлешенә вак таш җәелгән, авыл уртасында берничә ел элек республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәк балкып тора. Ә күрше урамда эшчеләр бригадасы тырышып эшли, алар мәйданчыкка яңа койма кую белән мәшгуль. Авыл бәйрәмнәре – сабантуй, башка халык күңел ачулары, мисал өчен, ел саен уза торган Питрау бәйрәмен дә монда билгеләп үтәләр.
- Койма металл штакетниктан булачак, хәзерге вакытта баганалар урнаштырабыз. Һава шартлары комачауламаса берничә көннән монда барлык эшләрне тәмамлыйбыз, - диде подряд оешмасының төзелеш бригадасы эшчесе Ренат Вәлиев. – Мондый койманы кую катлаулы түгел, шулай да мәшәкатьле эш. Безнең барлык кирәкле материаллар да бар.
- Безнең авыл кешеләре үзара салым программасында актив катнашалар, - ди Кибәч авыл җирлеге башлыгы Рәмис Раимов. – Узган ел планлаштырылган сумманы тулысынча җыйдык, республика средстволары белән
миллионнан артык акча тупланды. Бу акчага монда металл штакетниктан яңа койма ясарга, юлларның бер өлешен төзекләндерергә һәм коены ремонтларга булдык.
Узган ел юлларга вак таш җәелде, әлеге ихтыяҗларга республика грантыннан миллион сум акча керттек, Үзәк урамны һәм мәктәпкә алып бара торган 800 метр юлны төзекләндердек. Урамнарның тагын бер өлешенә үзара салым акчасына да вак таш җәйдек.
Спонсор Валерий Чернов инициативасы буенча, аның акчаларына тагын бер яхшы эш эшләнде –зиратка алып бара торган юл төзекләндерелде.
Узган ел үзара салым программасы буенча җыелганнан калган акчаларга авылның коесын төзекләндерү планлаштырыла. Агачтан ясалганы инде искергән. Хәзер аның урынында яңа кое төзиячәкләр, суга төшү юлы да яңартылачак.
Киләсе елда, әгәр дә авыл халкы референдумда бу тәкъдимне хупласа, Кибәчтә Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар истәлегенә яңа һәйкәл барлыкка киләчәк. Искесен яңарту инде, кызганыч, мөмкин түгел, әмма яңасын тагын да матуррак итеп ясарга вәгъдә итәләр.
Авылның зур бер бәласе - елга янәшәсендә урнашкан булуы. Һәр яз саен ул ярларыннан ташып чыга һәм берничә йортның корылмаларын су баса. Әмма бу мәсьәләне хәл итү бик зур чыгымнар таләп итә. Иң мөһим проблемаларның күбесе исә район, республика һәм хезмәт сөючән кибәчлеләр активлыгы ярдәмендә хәл ителә. Хәзер, колхозлар булмаган һәм авылда эш урыннары җитмәгән вакытта, күпләр мал-туар һәм кош-корт асрауларын дәвам итәләр, җирдә эшлиләр.

2017 елда Кибәч авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча планлаштырылган средстволарны 100 процент җыеп алганнар. Җыелган  сумма 237 мең сум тәшкил иткән, республика средстволары белән барлыгы 1185000 сум тупланган. Бу акчаларны авылны төзекләндерүгә тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч районы, Кибәч