Хастаханә хезмәткәрләре район газетасына беренче булып язылды
«Вперед»-«Алга» газеталарына икенче яртыеллыкка язылу компаниясе дәвам итә.
15 апрельгә кадәр район газетасына ташламалы бәядән язылырга өлгерегез. 6 айга язылу бәясе 758 сум 70 тиен урынына 662 сум 82 тиен тәшкил итә.
Гадәттәгечә, без альтернатив вариант тәкъдим итәбез, бәясе элеккечә – алты ай өчен 500 сум. Ленино-Кокушкино, Питрәч, «Царево» ТК урнашкан учреждениеләр альтернатив язылуны рәсмиләштерергә мөмкин. Газетаның яңа санын без сезгә турыдан-туры эш урыннарына илтеп тапшырачакбыз. Бу ысулны Питрәч район үзәк хастаханәсе коллективы да сайлады. Бу юлы алар беренчеләрдән булып газетага язылдылар.
Редакциядә район газетасының электрон версиясенә дә язылып була, язылу бәясе 500 сум.
Безнең басмага ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында, шулай ук мобиль кушымтада яки Россия почтасының podpiska.pochta.ru. сайтында язылырга мөмкин. «Вперед»-«Алга»га барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальон аша да язылырга була.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа