Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хастаханә түбәсе җимерелү сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Питрәчтә дүшәмбе көнне төштән соң көчле давыл район үзәк хастаханәсе терапия корпусының түбәсен алып атты. Вакыйга булган урында төшерелгән кадрлар тиз арада бөтен интернет киңлегенә таралды һәм бу җәмәгатьчелекне борчуга салды.

Җил тулысынча түбәнең бөтен конструкциясен юкка чыгарды. Кайчылыклар  белән бергә аның гомуми мәйданы якынча 975 квадрат метр тәшкил итә. Ул паркка барып төшкән. Беркем дә зыян күрмәгән. Барлык хезмәтләр дә вакытында кабул ителгән.
Питрәч районы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе башлыгы Владимир Волков билгеләп үткәнчә, вакыйга урынына вакытында тикшерү үткәрелгән һәм территория коймалап алынган.
- Шулай ук  түбәнең җил куптармаган өлешен демонтажладылар. Электр үткәргечләренең  кыска ялганышын булдырмас өчен бишенче катта электр энергиясен өзделәр, - дип билгеләп үтте Владимир Волков.
Терапия бүлеге урнашкан бинаның бишенче катында өлешчә түшәм япмалары зыян күрде. Гадәттән тыш хәлләр вакытында стационарда 66 пациент, шул исәптән 4 авыручы һәм 21 медицина персоналы булган.
- “Каты авыручы пациентлар медицина машиналары белән Казан шәһәренең 7 нче хастаханәсенә озатылды. Калганнары терапия корпусының башка катларында бүлекләр буенча урнаштырылды. Зыян күрүчеләр юк. Кирәк булган очракта, яңа кергән авыруларны 7 нче шәһәр хастаханәсенә җибәрәчәкбез”, - дип билгеләп үтте район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ренат Уткельбаев.
Питрәч районында барлыкка килгән әлеге хәлгә  бәйле рәвештә,  гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең ашыгыч утырышы уздырылды,  шул ук көнне, 3 июньдә,  гадәттән  тыш режим кертелде,  ул давыл нәтиҗәләрен бетергәнче дәвам итәчәк.
Питрәч район үзәк хастаханәсенең терапия корпусы бинасы 1999 елда файдалануга тапшырылган. Бинада 2014 елда капиталь ремонт үткәрелгән. Шул ук вакытта түбә дә алыштырылган.
Питрәч хастаханәсе штат режимында түбәндәге график буенча эшли:
- эш көннәрендә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр; - шимбә көнне 08:00дән 13:00 сәгатькә кадәр. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу һәм пациентларның һәм медицина персоналының травматизмын булдырмау өчен, стационарның койка фонды кыскартылган, терапия бүлегенең эшчәнлеге вакытлыча туктатылган, өлешчә медицина җиһазлары сүндерелгән.
Пациентларны көндезге һәм тәүлек буе стационарда планлы госпитализацияләү түбә торгызылганчы вакытлыча туктатылды.
Питрәч  район үзәк хастаханәсе  барлык уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм
пациентларны  район үзәк  хастаханәсе поликлиникасына эш  вакытында мөрәҗәгать итүләрен сорый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса