Хәбәрчебез Ленино-Кокушкино мәктәбенең иң өлкән укытучыларының берсе белән әңгәмә корды
Мансур Зиннәт улы Әхмәтшин белән сөйләшү шактый кызыклы килеп чыкты. Кызганыч, аларга барган чакта тормыш иптәше Софья Валентиновнаны хастаханәгә салганнар иде.
- Без Ленино Кокушкинога 1970 елда, берьюлы 13 кеше килдек. Шул исәптән Мөнир Хәсән улы Гыйльманов тормыш иптәше белән, Рәүф Зиннәт улы һәм Нурания Шакир кызы Зиннәтуллиннар, Аракчеева Татьяна Васильевна, Комиссаров Аркадий Александрович, ирле-хатынлы Ачиннар һәм башкалар. Шул чакта яшь педагоглар бер урынга тезелеп басып бөтен мәктәп алдында чыгыш ясаганыбызны бүгенгедәй хәтерлим. Софья Валентиновна белән ул чакта безнең улыбыз Альберт үсеп килә иде.
- Сез нәкъ менә шушы мәктәпкә эшкә юллама алдыгызмы?
- Юк. Кышкы каникулларда мин Казанга (мин үзем Кайбыч районыннан) бардым һәм мәгариф министрлыгына кадрлар бүлегенә кереп, Татарстанда эшләргә теләвемне әйттем (ул вакытка мин Некрасов исемендәге Кострома педагогика институтының табигый фәннәр факультетын тәмамладым, биолог булырга укыдым, Софья Валентиновна – химия укытучысы). Алар мине РСФСР мәгариф министрлыгына җибәрделәр. Вахтер мине проходной аша кертте. Кадрлар инспекторы миңа: «Бераз көтегез, шәхси юллама алырсыз», - диде. Шулай итеп, язмышым хәл ителгән кебек иде инде. Тик безнең тарих моның белән генә тәмамланмады. Әлмәткә җибәрделәр, хәтта безгә фатир да вәгъдә иттеләр. Һәм, әлбәттә, без ризалаштык. 15 августта бу шәһәргә очарга җыендык. Һәм мин министрлыкка юлламаны алырга киттем. Шул чакта мин очраклы хәлгә юлыктым. Министрның кабул итү бүлмәсендә без Флүн Госаметдинов белән очраштык, ул мине ЛениноКокушкинога барырга үгетләде, башта карап кайт, аннары хәл итәрсең диде ул миңа. Шулай итеп мин анда барырга уйладым, өстәвенә, шәһәрдән дә ерак түгел. Икенче көнне үк шунда киттем. Миңа анда бик ошады. Мәктәп чәчәкләргә күмелгән, матур. Әлбәтә, биолог буларак бу минем күңелемә хуш килде. Авыл да бик матур. Һәм без монда килеп төпләнддек. Һәм менә инде 52 ел Ленино-Кокушкино авылында яшибез. Софья Валентиновна белән без икенче курста өйләнештек (узган ел без бергә гомер итүебезнең 55 еллыгын билгеләп үттек), ул вакытка улыбыз бар иде, без интернатта яшәдек. Анда аерым керү урыны бар иде. Интернатта немец теле укытучысы Роза Рифкатовна Насыйбуллина, Валентина Михайловна Романова да яши иде (аннары ул озак еллар Казан педагогия институтында укытты).
- Кечкенә бала белән ничек укый алдыгыз?
- Ул тугач, без академия ялын алырга теләдек. Әмма декан укуны ташламаска киңәш итте! Бу хәлдән дә чыгу юлын таптык. Көн саен безгә икешәр кыз килде һәм төшкә кадәр балабызны карадылар. Без ул вакытта шәхси фатирда яшәдек. Ә аннары аны тәүлек буе эшли торган яслегә урнаштырдык. Ял көннәрендә алып кайта торган идек. Тулай торакта балабызны бик яраталар иде, аны кулдан төшермәгәннәр. Ул факультет баласы иде. Хәзер Альбертка 55 яшь, ул Мәскәүдә яши, аның өч кызы бар. Гомумән, хәзер биш онык һәм өч оныкчык бар. Кызыбыз безнең янда.
- Сезнең икегезнең педагогик хезмәт стажыгыз бик зур. Сез күпме укучыга белем биргәнсез...
- 2003 елда лаеклы ялга киттек. Икебезгә 60 елдан артык педстаж. Ә барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын, әлбәттә, санап чыгу кыен. Кайберәүләр педагог булды, мәсәлән, Ирина Валентиновна Иванова. Рафик Хәлилов, Анатолий Севрюгин офицерлар, Марсель Слепнев эшмәкәр.
- Сезнең белем бирүдә үз алымнарыгыз, үз серләрегез бар идеме? Сез дәресләрне ничек алып бардыгыз?
- Мин лекция ысулы белән укыта идем. Мин дәреслек буенча сөйләмәдем. Бер ачык дәрескә РСФСР министрлыгыннан вәкил килгәнен яхшы хәтерлим. Гомуми биология дәресен алып барганда, укучыларга "аминокислоталар" темасын аңлаттым. Барысы да әйбәт килеп чыкты кебек. Һәм кинәт бу тикшерүче дәрестән соң миңа хата җибәрүемне әйтте һәм кайда ялгышуымны күрсәтте. Дәреслектә алай язылмаган башкача язылган ди бу миңа. Бөтен дәрес дәвамында ул дәреслек буенча минем теманың асылын күзәткән икән. Аннары минем хаклы булуым, ә дәреслектә хата китүе, ялгыш язылуы ачыкланды. Гомумән, шуны әйтәсем килә, без искиткеч, матур вакытта эшләдек. Укучылар кызыксынучан иде ул чакта.
- Хәзерге белем бирүдә аерма бармы?
- Яңа буын компьютерларда үсә. Бу, бер яктан, бәлки, яхшыдадыр. Әмма бу "медаль"нең икенче ягы да бар. Якындагы тауларга гына карыйк, элек анда чаңгы эзләре кояшта ялтырап тора иде. Ә хәзер чаңгы эзе дә күренми. Балалар спорт белән бик аз шөгыльләнә. Бу бик кызганыч! Аннары мин - БДИга каршы. Белем тирәнлеге юк, балалар аларны тормышта куллана белми. Укучылар уйлый, фикер йөртә белми. Сүз байлыклары сай. Алар өчен 10-15 минут әңгәмә кору бик кыен. Әлбәттә, барысы өчен дә түгел… Элек без темаларны аңламаган укучыларны дәрестән соң алып калып, өстәмә рәвештә аңлата идек. Мәгариф эксперимент үткәреп булмый торган тармак, ул консерватив булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia