Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Кешелекнең гүзәл затларына гына җиңел бирелә торган һөнәрләр, хатын-кызның нәфис, нык кулларына гына ышанып тапшырырлык эшләр бар. Хатын-кызларның пөхтәлегенә, түземлегенә тиңнәр юк. Кош караучыларны шундый һөнәр ияләре дияргә була. Безнең район территориясендәге кошчылык фабрикасында оста, тырыш хезмәчәннәр эшли. Алар көн саен кошларны тәрбияли, аларны кайгырта, продукция сыйфатын яхшырту, күләмен арттыру өчен бөтен көчен куя.

Язмабызның герое - Гөлнара Галиәхмәт кызы Назарова егерме җиде елдан артык гомерен яраткан эшенә багышлаган, ул 1992 елдан Питрәч кошчылык фабрикасында эшли. Быел район Советының еллык утырышында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин аңа ТР премьер-министрыАлексей Песошин имзалаган Рәхмәт хаты тапшырды.
- Бу эшне сайлавыма беркайчан да үкенгәнем булмады, - диде Гөлнара Галиәхмәтовна, - әмма миңа мондый югары нәтиҗәләргә ирешү өчен сикәлтәле озын юл үтәргә туры килде.
Мин гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән, әнием Мәйсәрә гомере буе сыер савучы булып, әтием Галиәхмәт Миндегулов терлекчелек фермасында терлекче булып эшләде.
Хезмәт сөючәнлек һәм хайваннарга карата мәхәббәт безгә алардан килде. Без аларның эшендә еш булдык һәм әти-әниебезгә булыштык. Өй эшләре дә җитәрлек, дәресләрне дә хәзерләргә кирәк, урамда да уйныйсы килде. Без барысына да өлгердек.
Сигезенче сыйныфтан соң, 1985 елда мин туган авылым Ленино-Кокушкинода райпо ашханәсенә эшкә урнаштым. Башта өлкән хезмәттәшләремә булыштым, аннары пешекче булдым. Безнең авыл бит юл буенда урнашкан, ул елларда В.И.Ленин музей-йортына да күп туристлар килә иде, шуңа күрә безнең ашханәдә эш күп булды.
Әмма бер очрак минем язмышымны кискен үзгәртте. 1988 елда мин Төркмәнстанга туганнарыма кунакка киттем, анда үз мәхәббәтемне очраттым һәм Рөстәмгә кияүгә чыктым. Азия республикасында өч ел яшәдек, аннары Советлар Союзы таркалгач, минем туган якка кайттык. Мин кабат пешекче булып, ә ирем икмәк пешерү йортына эшкә урнашты.
Тиздән безнең ашханәне яптылар, ул чагында Раушания апа мине кошчылык фермасына эшкә чакырды, эшнең җиңел түгеллеген, аның каравы, хезмәт хакы яхшы булуын әйтте. Мин бик теләп ризалаштым һәм инде икенче көнне үк эшкә урнашырга бардым. Мине фабрикада яхшы кабул иттеләр, менә шулай мин кош караучы булдым.
Беренче вакытта мин чебешләрне карадым. Алар бездә 30 мең баш иде. Ул вакытта бер корпуста бер кош караучы һәм бер слесарь эшләде, эш бик күп иде. Соңрак мин тавыклар карый башладым, көнгә бишәр мең данә йомырка җыя идек, моннан тыш, тавыкларны карарга, ашатырга кирәк иде.
Мин, әлбәттә, апам Раушания Нуриягдиновага киңәшләре һәм ярдәме өчен бик рәхмәтле, безнең корпуслар янәшә иде, мин һәрвакыт аның киңәшләренә тугры булдым, шулай бергәләшеп эшләдек.
Миңа иске фабрикада да, яңасында да эшләргә туры килде. Хәзер эш җиңелрәк, инде тәҗрибә дә җитәрлек тупланды. Корпуслар зур, аларда биш кош караучы һәм ике слесарь эшли. Тавыклар саны җитмеш меңгә кадәр җитә. Бар да автоматлаштырылган, безнең кулларга йомырка транспортерлар аша эләгә, без тартмаларга тутырабыз, ә автомат-машина сортлый һәм лотокларга урнаштыра. Көнгә безнең кул аша 40 меңнән артык йомырка уза.
Бездә эш көне тавыкларны карап чыгу һәм сортировкалаудан башлана, аннары йомырка җыюга керешәбез.
Буш вакытта Гөлнара Назарова бәйләргә ярата, тәмле ризыклар пешерә, ә җәен эш өстәлә – бакчада эшли.
Бүген, 6 мартта, аның туган көне, без Гөлнара Галиәхмәтовнаны туган көне, лаеклы бүләге һәм, әлбәттә инде, Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, яңа үрләр һәм шәхси тормышында уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса