Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хисап җыелышында районның дәүләт учреждениеләренең профсоюз активы 2021 елга йомгак ясады

Районда дәүләт учреждениеләре профсоюзына 12 оешма керә, шуларның икесе берләштерелгән.

Аның эшчәнлеге профсоюз әгъзаларының социальхезмәт хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелде һәм берничә юнәлеш буенча алып барылды. Ташламалар һәм гарантияләр тәэмин итүгә, хезмәтне һәм сәламәтлекне саклауга зур игътибар бирелде. Диспансерлаштыруны үткәрү аерым контрольдә тотыла. Анда 100 процент муниципаль хезмәткәрләр катнаша.
Социаль өлкә, яшьләр сәясәте һәм спорт хезмәткәрләренә санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итү буенча сынау проекты кысаларында 5 кеше сәламәтлеген ныгытты. "Хезмәткәрләрне сәламәтләндерү" программасы буенча профсоюз кертемнәре хисабына санаторийларда 10 кеше ял итте.
Гомумән алганда, ялны, спорт белән шөгыльләнүне оештыруга, иҗади сәләтләрне үстерүгә, социаль программалар белән шөгыльләнүче затлар даирәсен киңәйтүгә кагылышлы социаль программаларны саклап калу һәм үстерү буенча эш дәвам итә.
Профсоюз кадрларын һәм активларны ел саен үткәрелә торган зона семинарларында укыталар. Ел саен төрле конкурсларда катнаша торган Яшьләр үзәге аерым билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса