Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле питрәчлеләр, сез арборист яки шоколатье һөнәрләрен сайлар идегезме?

Бүгенге көндә сирәк үзләштерелә торган, әмма бик тә кирәкле һөнәрләр рейтингы төзелгән Дөнья бер урында гына тормый, алга омтыла. Технологияләр үсә, яңа мөмкинлекләр ачыла, үзенчәлекле һөнәрләр барлыкка килә.

РОБОТОТЕХНИКА БУЕНЧА ПРОГРАММИСТ, роботларның программаларын җитештерүче белгеч.
21 гасырда көннән-көн популярлашып баручы һөнәрләрнең берсе. Физика, математика, сызу һәм информатика белән мавыгучыларга бик яхшы туры килә. Әлеге өлкәдә яхшы белгеч булу өчен «мехатроника һәм робототехника» юнәлеше буенча югары белем алырга кирәк.


АРБОРИСТ, ЯГЪНИ АГАЧ БЕЛГЕЧЕ. Әлеге үзенчәлекле һөнәр биология һәм ботаника белән кызыксынучыларга туры килә. Урманчыдан аермалы буларак, арборист агачларны планлы тикшерү, сезонлы санитар кисүне үткәрә, кирәк булганда яраларны эшкәртә, начар хәлдәге агачларны ачыклый. Югары уку йортларында арбористика буенча махсус курслар бар.


ШОКОЛАД ИНЖЕНЕРЫ, ЯИСӘ ШОКОЛАТЬЕ. Шоколадта тәм генә түгел, матур формалар да бәяләнә. Шоколад инженеры яңа рецепт уйлап таба һәм аның буенча җитештерү технологиясен эшкәртә. Кондитер көллиятен тәмамлаган кеше махсус курслар үтеп шоколатье була ала.


ТАБИБ-ПОДОЛОГ — дерматология һәм хирургия киселешендә барлыкка килгән юнәлеш. Әлеге һөнәр иясе табан асты авыртуларын дәвалау һәм профилактикалау, тырнак пластиналарын коррекцияләү белән шөгыльләнә. Подологка шулай ук аяк киеме сайлаганда мөрәҗәгать итәргә була.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса