Хөрмәтле питрәчлеләр, якташлар!
12 июнь - илебез тарихында үзенчәлекле дата - Россия Федерациясе көне. Бу бәйрәм - буыннар дәвамлылыгы, ил гражданнарының үз Ватанының киләчәге өчен җаваплылыгы турында искә төшерә.
Бүген без заманча җәмгыять төзибез, дәүләтебезнең, республикабызның нәтиҗәле икътисадын формалаштыруда катнашабыз, Татарстан Республикасы, ил территориясендә яшәүче халыкның яшәве һәм эшләве өчен уңайлы шартлар тудырабыз. Безнең һәрберебезгә кече Ватаныбызның - Питрәч районының, бөтен илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге бәйле.
Кадерле питрәчлеләр! Туган районга карата мәхәббәт, тарихка сакчыл караш, аның язмышында актив катнашуыгыз, төбәгебезнең социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә.
Тынычлык, бәхет, нык сәламәтлек, иминлек һәм игелекле эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар телим! Россия көне белән!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы – район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа