Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физкультура укытучылары һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән бәйрәмегез – Физкультурачылар көне белән котлыйм!
Бу көн спортны чын күңелдән һәм чын-чынлап яратучы кешеләрне берләштерә. Берәүләр алар белән һөнәри яктан шөгыльләнә, югары нәтиҗәләргә ирешә, районның горурлыгы һәм данына әверелә. Икенчеләре аның ярдәме белән сәламәтлекләрен саклыйлар һәм ныгыталар, физик потенциалын камилләштерәләр. Футболчылар, хоккейчылар, баскетболчылар, көрәшчеләр, чаңгычылар һәм районның башка спортчылары безне үз җиңүләре белән сөендерүдән туктамый. Медальләр, кубоклар алу һәм мактау баскычына күтәрелүләре белән безнең горурлыгыбыз артып тора. Бу җиңүләр артында һәр спортчының һәм сез, хөрмәтле тренерларның хезмәте тора.
Мин сезгә нык сәламәтлек, спорт ягыннан камилләшү, уңышлы стартлар һәм тәрбияләнүчеләрегезнең мөмкин кадәр күбрәк җиңү яулауларын телим!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа