Хуш, Изге Рамазан!
Дини бәйрәмнәребез
Һәрнәрсәнең азагы булган кебек, быелгы Рамазанны да озатып җибәрдек. Бүген Гает бәйрәме. Ай дәвамында Раббыбыздан ярдәм, сабырлык сорап, Аның рәхмәтен, ярлыкавын өмет итеп яшәдек. 2021 елның Рамазаны, аның һәр мизгеле кабатланмас. Һәр ел үткән саен без тормыш китабыбызның тагын берничә битен ябабыз. Ураза тоту – ул ризыктан, судан тыелып тору гына түгел, ә уйларыбызны, гамәлләребезне тәртипкә китерү, үзебез өстендә эшләү дә. Гает көнне без боларның барысына да нәтиҗә ясыйбыз, үзебезгә билге куябыз, хаталар өстендә эшлибез.
Быел Рамазан аебызның соңгы көннәре бөек Җиңү көненә туры килде. Без кабат үткәннәргә карап, гыйбрәт алуның әһәмиятен аңладык. Бүгенге тынгысыз тормышыбызны алып барганда бер мизгелгә тукталып, уйлану, шөкер итү, кадерле кешеләребез өчен вакыт табуның кирәклегенә төшендек. Безнең тыныч күгебез, мул тормышыбыз өчен кемнәрдер гомерләрен биргән, бу дөньяда михнәттән башка берни дә күрмәгән әби-бабаларыбыз, балачакларыннан мәхрүм калган сабыйларның гомерләрен күз алдына китерик. Алар без күргән уңайлы тормыш шартларының, без ашаган ризыкның, кигән киемнең тамчысын да күрмәгән. Ә безнең күпләребез һаман зарлануда, канәгатьсезлек белдерүдә...
Быелгы Рамазан аеның соңгы көннәре дә коточкыч авыр хәсрәт белән истә калачак... 11 нче май иртәсендә гыйлем алырга дип уку йортына чыгып киткән гөнаһсыз сабыйлар, балаларга гыйлем бирергә дип килгән укытучылар өйләренә әйләнеп кайта алмады, күпләре каты яраланып хастаханәгә эләкте. Бу мизгелләрдә өйләрендә, эш урыннарында булып, бу хәбәрне ишеткән ата-аналар әйтеп бетергесез курку хисләре кичерде, нәрсә уйларга да белмәде. Бер мизгелгә бөтен дөнья туктап калган кебек булды. Барлык ата-аналарда да бер генә теләк: балаларын исән-имин хәлдә күкрәгенә кысу, башларыннан сыйпап, үбү иде. Без тагын бер тапкыр бу дөнья мәшәкатьләренең, безгә зур булып тоелган проблемаларның бернинди дә кыйммәткә ия булмаганына инандык. Бала – йөрәк пәрәсе, ул Аллаһы Тәгаләдән әманәт. Без бу мизгелләрдә шул әманәтнең нинди кадерле икәнен тагын бер кат тойдык.
Мондый хәлләр башка кабатланмаса иде, Раббыбыз Аллаһ барыбызга да тормышның кадерен белеп яшәүләребезне, якыннарыбызга, балаларыбызга вакыт табуны насыйп итсен. Тормыш мәшәкатьләренә бирелеп яшәгәндә, бер генә мизгелгә туктап уйланыйк, шөкер итик, һәр яңа туган көнебез өчен куаныйк, балаларыбыз, якыннарыбыз өчен һәрдаим догада булыйк.
Раббым Аллаһы киләсе елдагы Рамазан айларын да каршы алып, аның бәрәкәтендә гомер итүләребезне насыйп әйләсен, кылган хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны ярлыкап, бездән риза булсын, шушы изге айда бакыйлыкка күчкәннәрнең урыннарын җәннәт түрләрендә кылып, якыннарына сабырлык бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа