Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кибәк Иле авылы янында гадәти булмаган җиләк-җимеш бакчасы барлыкка килгән

Кешеләр монда ял итү өчен генә түгел, ә акча эшләү өчен дә килә ала.

Фермерлар Юлия һәм Артем Ивановлар безнең төбәк өчен гадәти булмаган үсемлекчелек белән шөгыльләнә башлаган. Кибәк Иле авылы янында алар җиләк-җимеш үстерәләр. Виктория плантацияләре - аларның визит карточкасы, алар егерме гектар җирдә урнашкан.

БАЛАЧАК ХЫЯЛЫН ТОРМЫШКА АШЫРГАН

Артем балачактан ук үз хуҗалыгын булдыру турында хыялланган. Аларның безнең районда дача участогы бар икән. Ун ел элек ул гаиләсе белән район буйлап сәяхәт итә, территорияне өйрәнә башлый. Шулай итеп Аркатаудагы чиркәү турында беләләр, анда еш килә башлагач, җиләк биләмәләренең элеккеге хуҗасы белән танышалар.

– Мин аңа үз хыялым турында сөйләдем, мөгаен, бу аңа нык тәэсир иткәндер, ул бу җирләрне миңа сатарга карар итте. Менә шулай итеп бер ел элек мин җиләк плантацияләре хуҗасы булдым. Бу культурадан тыш, бездә зелпе, кура җиләге, алмагачлар, салатларның төрле сортлары үсә. Киләсе елда карлыган утыртачакбыз һәм алмагачларның мәйданын арттырачакбыз. Бездә барлыгы 60 гектар җир бар. Бу хуҗалыкны район буенча гына түгел, бөтен ил буенча иң яхшысы итәргә ниятлибез, – диде ул.

Беренче ел гына эшләсәләр дә, яхшы уңыш җыеп алырга өлгергәннәр инде. Җәй дәвамында җиде тонна җиләк сатканнар, сезон ахырына кадәр тагын биш тонна сатарга планлаштыралар. Яз һәм җәй җиләкнең җәйге сортларын сатканнар, ә хәзер ремонтантный сортлар өлгерә. Хуҗалар әйтүенчә, авыл бизнесының үз рисклары бар һәм ул күп факторларга бәйле.

– Безнең керем базар бәяләре белән бәйле. Ә бәяләр илгә кертелгән импорт продукциянең күләме белән көйләнә. Шуңа күрә фермерларга бик авыр. Без җиләкне күпләп тапшырырга түгел, ә үзебез “соңгы кулланучы” белән эшләргә тырышабыз. Бу эштә социаль челтәрләр яхшы ярдәм итә. Алар аша без сатып кына калмыйбыз, кешеләргә үзебезнең җиләк турында сөйлибез дә, – диде Артем Иванов.


ХИМИЯДӘН КУРКЫРГА КИРӘКМИ

Фермада аларның үзләренең агрономы бар, Иван Брюханов җиләк үстерү, су сибү һәм тукландыруны контрольдә тоту өчен җаваплы. Аның сүзләренчә, алар җиләкне минераль ашламалар белән тукландыралар.

– Тирес һәм органика, әлбәттә, яхшы, ләкин үз бакчаң өчен генә. Тирес салып, без азот, калий, кальцийның күпме керәчәген контрольдә тота алмыйбыз. Үсеш процессының төрле чорында үсемлеккә төрле ашлама кирәк. Җиләк яхшы уңыш бирсен өчен аны яхшылап тукландырып тору мәҗбүри. Химиядән куркырга кирәкми, ул бөтен җирдә бар, без үзебез дә химик кисәкчәләр, – дип сөйләде агроном.

Фермада һәр үсемлекнең төбенә су сибә торган җайланма бар, шуңа күрә быел җиләкләр корылыктан зыян күрмәгән. Шулай ук алар җирне сугару өчен тагын бер өстәмә буа һәм скважина ясаганнар. Территориядә зур теплица төзелә башлаган. Ике кечкенә теплицада җиләк һәм салат үсентеләре саклана. Аларны үстерүнең дә үз технологиясе бар, үсентеләргә су сипмиләр, ә үзенә бер төрле томан булдыралар.


АВЫЛНЫ ТОРГЫЗАЛАР

Элек җиләк кырыннан ерак түгел генә Скородумовка авылы булган. Хәзер аның турында мәгълүматны бары тик тарихи китаплар һәм карталар аша гына белергә мөмкин. Фермерлар бу авылны торгызырга карар итәләр. Басуда эшчеләр өчен ранчо стилендә ике йорт бар, әмма Артем белән Юлия тулы бер авыл төзергә телиләр. Беренче ташны киләсе елда ук салырга ниятлиләр.

– Бу авыл тарихы безне рухландырды. Беренчедән, бу тамырларны торгызу. Шулай ук бу урыннарда агротуризмны башларга телибез, кешеләр монда табигатьтә ял итәргә, яңа пешкән җиләк ашарга, алма бакчасында йөрергә килсеннәр иде. Бездә, гадәттә, һәрвакыт көчле җил исә, шуңа күрә матурлык өчен генә түгел, ә чынчынлап ашлык тарттыру өчен тегермән төзисе килә, – дип сөйләде хуҗалар.

Җәен фермерлар гастрономия фестивалендә катнашкан, анда үз җиләкләреннән төрле ризыклар әзерләгәннәр, анда алар икенче урынны алганнар. Бу яңалыктан соң аларга бер кеше язган, аның әбисе Скородумовка авылында туып-үскән. Ул аларның авылны яңадан торгызырга карар итүләренә шатланган.

Кешеләр монда ял итү өчен генә түгел, ә акча эшләү өчен дә килә ала. Хәзер аларның даими штатында 6 кеше эшли. Сезонның иң кызу чорында 10нан 25кә кадәр хезмәткәр яллана. Нигездә – студентлар, пенсионерлар, укытучылар.

Кибәк Иле авылыннан 73 яшьлек Фаягөл Ганиева да плантацияләрдә акча эшләргә булган.

– Сменада сигез сәгать эшлибез. Без кушкан бар эшне дә эшлибез: җиләк, салат җыябыз, чүп утыйбыз. Атнага бер тапкыр түлиләр. Минем өчен бу пенсиягә өстәмә акча. Саф һавада эшләве дә рәхәт, – дип уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса