Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кибеткә перчаткасыз керергә ярый, ә маскагызны салырга әле ашыкмагыз

Без чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчтек.

17 августтан башлап безнең районда, бөтен Татарстандагы кебек үк, җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла. - Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз, бөтен җирдә дә кулларны эшкәртү чаралары бар. Алар булган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне бетерәбез, - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта, элеккечә үк, җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәк. Татарстанлылар хәзер театр, кино, цирк, концертлар һәм
аквапаркка йөри ала. Ачык һавада 100дән, биналарда 50 кешедән күбрәк булмаган чаралар уздырырга мөмкин. Шулай ук 25 процент кына тамашачы җыеп, спорт чаралары да үткәрергә рөхсәт ителә. Кафе-рестораннарда да банкетлар уздырырга мөмкин. Анда халык саны 50 кешедән артмаска тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса