Киләсе атнада Татарстанга -25 градуска кадәр салкыннар кабат кайтачак
Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте
Татарстанда -1 градустан -6 градуска кадәр диапазондагы һава температурасы киләсе атнаның дүшәмбесенә кадәр саклана, шуннан соң ул чәршәмбедә -25 градуска кадәр төшәчәк. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов шундый фаразын җиткерде.
«Һава торышы температура күзлегеннән караганда төрле булачак», - дип искәртте Шувалов.
Явым-төшемгә килгәндә, буран дүшәмбегә кадәр дәвам итәчәк, нәтиҗәдә айлык норманың яртысы күләмендә явым-төшем күзәтелергә мөмкин.
«Атна ахырына кадәр температура тагын бер күтәрелер, мөгаен. Ягъни температура фонында тирбәнешләр дәвам итәчәк», - дип сүзен төгәлләде Шувалов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia