Киләчәк уңыш турында бүгеннән кайгырталар
Уңышның чыгышы орлыкларның сыйфатына бәйле. Шуңа күрә чәчү алдыннан барлык сорттагы орлыкны да җентекләп авырулардан тикшерергә кирәк. "Россельхозцентр" ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының район бүлегендә нибары дүрт кеше эшли. Бу күп көч сорый торган һәм җаваплы эш – орлыкларга анализ, җентекле экспертиза ясау алар өстендә. Хезмәткәрләр басуларга яз һәм җәй айларында гына түгел, көзге культураларның торышын өйрәнү өчен кышын да кырларга чыга.
- Хәзер, нигездә, без лабораториядә эшлибез, - дип сөйләде бүлекнең әйдәп баручы агрономы Татьяна Ларина. - Махсус график бар, аның буенча һәр хуҗалыктан орлык үрнәкләре китерелә. Хуҗалыкларда язын чәчәргә планлаштыручы төрле культураларның шытымын, авыруларга бирешүчәнлекләрен тикшерү өчен аларны үрдерергә керештек.
Урып-җыю вакытында җир дымлы булганлыктан, бөртекле культураларны җыю озакка сузылды. Кайбер авырулар, мәсәлән, гөмбәчек барлыкка килде. Аларга каршы уңышлы көрәшү өчен орлыкны сыйфатлы итеп эшкәртергә, агуларга кирәк. Бу бик кирәкле һәм куркынычсыз чара. Орлыкларны эшкәртү матдәләре бик тиз очучан матдәләр. Алар өч атна дәвамында парга әйләнә, төрле чирләрне үтерә, шул ук вакытта үсемлекләргә зыян китерми.
Орлыкларны контроль һәм шулай ук орлык фондына анализ ясау өчен өчен белгечләр һәр бөртекне кул белән җентекләп аралыйлар һәм игътибар белән тикшерәләр.
- Уңыш югары булсын өчен без меңләгән орлыкның авырлыгын, чисталыгын, шытучанлыгын бәялибез, - диде беренче категорияле агроном Екатерина Дмитриева. - Шулай ук башка анализлар да үткәрәбез, урыннарда тикшерәбез, уҗым культураларының салкыннага чыдамлыгын тикшерәбез. Быел салкыннар җитүгә дә карамастан, кар булмавы борчый, кышлаучы культуралар өчен җылы катлам юк әлегә.
Уңышның сыйфаты да булачак икмәкнең нинди шартларда саклануына бәйле, шуңа күрә үсемлекләр генә түгел, ашлык складлары, ашлык саклагычлар да экспертлар контроленә мохтаҗ.
- Ашлык үстерү белән җитди шөгыльләнүчеләр уңай нәтиҗәләргә ирешәләр, - диде бүлек җитәкчесе Хәлим Миңнебаев. - Мондый хуҗалыкларда орлык фонды даими
яңартыла, орлыклар да яхшы - мәсәлән, «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ, «Рацин-Шәле» ҖЧҖ, «Агролак» ҖЧҖ, фермерлар арасында «Дәүләтшин А.Р.» КФХ, «Муллагалиев А.Р.» КФХ, «Абдуллин Х.С.» КФХ һәм башкалар. Уңышны үстереп кенә калмыйча, саклап кала да белергә кирәк.
«Агролак» ҖЧҖдә быел рекордлы уңыш җыеп алдылар.
- Узган елдагы кебек үк, быел да элиталы орлыклар сатып алдык, - дип сөйләде «Агролак» ҖЧҖ агрономы Геннадий Орлов, - мәсәлән, «Ульяновская-105» бодае, «Камашевский» арпасы һәм башкалар. Биш складта орлык һәм фураж ашлыклары саклана. Хуҗалык үзен ашлык запасы белән 150 процентка тәэмин итте, башка хуҗалыкларга да ашлык саттылар. Бездә орлык фонды буенча проблемалар да, тикшерүчеләр тарафыннан кисәтүләр дә юк. Димәк, язгы кыр эшләрен тулы куәткә, тыныч күңел белән каршы алачакбыз, - дип ышандыра ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа