Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китап - бакча, ә андагы язучылар – шул бакчаның гөлләре

Питрәч район үзәк китапханәсендә “Кулларыңа каләм алсаң” иҗатка тартылучылар клубының утырышы белән берлектә җирле шагыйрәбез - Мария Максимованың “Могҗиза көтә күңел” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булып узды.

Кичәбездә кунак булып  җирле  шагыйрь-шагыйрәләребез Мария Максимова, Николай Александров, Зөлфия Габдрахманова, Александр Скворцов катнашты,  шулай ук кичәбезгә Питрәч икенче мәктәбеннән татар теле  укытучылары, укучылар, китапханәбезгә даими йөрүче балалар килгән иде. Кичә барышында шагыйрә Мария Максимова үзенең шигырьләр җыентыгы белән таныштырып узды.  Районыбызның сандугачы Россия күләмендәге һәм халыкара конкурслар лауреаты, Кирилл Спичков “Гармун алыйк әле дуслар ” җырын яңгыратты.
Шагыйрьләр булган җирдә шигырьсез була димени?! Шагыйрь җанын аңлыйм дисәң, аның шигырьләрен укы, диләр бит. Шагыйрәләребез үзләренең  иҗади  юлларын, беренче энҗе бөртекләрен ничек дөньяга килүен сөйләп үттеләр. Чыннан да, аларның шигырьләрен үз авызларыннан ишетү, алар белән якыннан аралашу тамашачыны битараф калдырмады. Якташларыбызның мондый хисле булуы авылының гүзәл табигате, челтерәп аккан салкын сулы чишмәләре, каен урманнары, умарталы алма бакчалары тәэсиредер, мөгаен.
2020  ел - бәйрәм һәм  истәлекле көннәргә бай ел:  ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә 75 ел  һәм  Питрәч районы оешуга 90 ел тула.  
Җирле шагыйрь-шагыйрәләребез әлеге истәлекле көннәрне читләтеп үтмичә, Бөек Җиңүгә  багышланган шигырьләрен кичәдә яңгыраттылар. Мария Максимова үзенең якташы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның тууының 120 еллыгына  багышланган  шигырен укып үтте.
Укучылар шагыйрәләребезгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.  
Бу  очрашу шагыйрь өчен дә, укучы өчен дә үзенә күрә зур бәйрәм  булды диясе килә, китап - бакча, ә андагы язучылар – шул бакчаның гөлләре.
Кичә ахырында шагыйрәләребезгә китапханә мөдире Зимфира Рәсил кызы  Әхмәтшина  иҗади уңышлар теләп, рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Рәхмәт сезгә, мәңге шулай
Тыйнак гүзәл булып калыгыз.
Югалтмыйча күңел энҗеләрен
Киләчәккә алып барыгыз, - дигән  шигъри юллар аша шундый теләктә саубуллаштык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса