Китапханә аның икенче йорты
Тормышыңны яраткан эшеңә багышлыйсың икән, һәр көнең мәгънәле үтә. Тәслимә Сәйфуллина эш белән көн артыннан көннең, елларның ничек үтүен сизми дә. Менә инде 40 елга якын ул Ленино-Кокушкино китапханәсе мөдире булып эшли.
Кыз чагында ук ул үзен иҗади һөнәргә багышлаячагын белгән. Чөнки аның әнисе, мәрхүм Нәсимә Абдрахмановна ярты гасыр Салкын Чишмә авылы мәдәният йорты мөдире була, кызы аңа еш ярдәм итә торган булган.
Тәслимә Сәйфуллина Казан мәдәният һәм сәнгать институты дипломын алгач, Питрәч балалар китапханәсенә эшкә урнаша. Өч елдан соң, 1982 елда, Ольга Казакова лаеклы ялга киткәч, аның урынын ала, Ленино-Кокушкино китапханәсе мөдире була. Шул вакыттан бирле бу аның икенче йорты, анда авыл халкы китаплар алырга гына түгел, вакытларын кызыклы итеп үткәрер өчен дә киләләр. Чөнки хезмәткәрләр еш кына бәйрәм һәм танып-белү очрашулары, конкурслар үткәрәләр, шагыйрьләрне һәм язучыларны чакыралар. Боларны оештыруда аларга яшьләр үзәге ярдәм итә.
- Әлбәттә, укучылар чараларда һәрвакыт катнашырга теләмиләр, кайвакыт алар, безнең барыбыз кебек үк, ялкауланалар, - ди Тәслимә Илдусовна. – Тик минем үз хәйләләрем бар, мин аларга сюрпризлар һәм бүләкләр тәкъдим итәм. Аннары ризалашалар, дәрес тематикасы белән кызыксыналар һәм, шул рәвешле, яңа белемнәр алалар. Балаларны җәлеп итәргә кирәк, аннары алар үзләре үк теләк белдерәчәк. Китапларга килгәндә, мин балаларның кызыксынуларын беләм, һәм һәркем өчен китаплар сайлап бирәм.
Ленино-Кокушкино китапханәсендә барлыгы 2232 укучы исәпләнә. Үзләре килә алмаган кешеләр дә бар – инвалидлар, өлкәннәр. Аларга һәм шулай ук күршеләренә, танышларына да Тәслимә Сәйфуллина үзе китаплар алып бара. Моннан тыш, мәктәп укучылары әдәби конкурсларда актив катнашалар, призлы урыннар алалар. Алар остазлары һәм ярдәмчеләре Тәслимә Сәйфуллинага киңәшләре, эшен бөтен күңелен биреп башкаруы өчен рәхмәтле генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа