"Әкәм-төкәм, мөгезеңне күрсәт"
Йорт хайваннары өйдә үзенә бер төрле үзенчәлекле мохит тудыра, шулай ук аларның балаларга да йогынтысы зур. Йорт хайваннары асрауның тәрбияви ягы да бик мөһим. Балалар аларны карарга, тәрбияләргә кирәклеген кечкенәдән күреп, аңлап, белеп үсә. Әмма йорт хайваны алганчы, аның холык-гадәтен белергә кирәк, чөнки аларны ияләндерү һәм тәрбияләү җиңел түгел
Колай авылында яшәүчеләрнең берсе безгә үзенең кечкенә йорт хайваны турында сөйләде, бу әрлән дә, попугай да, хәтта диңгез дуңгызы да түгел. Песи һәм эттән тыш, кызның әкәм-төкәме дә бар икән.
- Аны алганыбызга бер генә ел эле, апам аны әкәм-төкәмнәр асраучы бер ханымнан сатып алды, - диде Ангелина. - Моңа кадәр мин яз саен яр буеннан кечкенә әкәм-төкәмнәрне җыеп алып кайта торган идем.
Ә бу әкәм-төкәмне өйгә алып кайтканда, ул бик кечкенә иде, мин аны шундый зур булыр дип уйламаган да идем. Без инде өч аквариум алыштырырга өлгердек.
Шуннан бирле Ангелина бу моллюскалар белән мавыга башлый: интернеттан алар турында мәгълүмат туплый, алар турында укый, видеолар карый. Хәзер ул әкәм-төкәмнәр турында күп нәрсә белә, аларның күпме яшәгәннәрен, аларны ничек тәрбияләргә һәм нәрсә ашатырга, нинди витаминнар кирәк булганлыгын да яхшы белә.
- Әкәм-төкәм асрауның бер авырлыгы да юк, бигрәк тә җәен, бөтен җирдә яшеллек һәм күптөрле үсемлекләр, җиләк-җимешләр булганда, - ди Ангелина.
Йорт хайваны турында кайгырту искиткеч тәрбияви чара булып тора, алар белән аралашу баланы җаваплы, кайгыртучан һәм җан ияләренә битараф булмаска өйрәтә.
Кадерле укучыларыбыз! Әгәр сезнең яраткан йорт хайваннарыгыз турында башкаларның да белүен телисез икән, без сездән хатлар көтеп калабыз. Хатларыгызны algared@ yandex.ru электрон почтасына юллагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia