Күн авыл җирлегендә наратлыкта балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк
Аны шәхси йортларга якынрак төзекләндерәчәкләр.
Күн авыл җирлегендә наратлык территориясендә балалар мәйданчыгы төзи башладылар. Территориянең гомуми мәйданы - якынча 15 сутый. Җир эшләреннән соң уен җиһазлары: таганнар, таулар һәм башкалар кайтарылачак.
Янәшәдә генә балалары булган гаиләләр яши торган шәхси йортлар бар. Балалар мәйданчыгы алар өчен, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Рифгать Баһаветдинов.
Ул кышка кадәр әзер булачак, аны ноябрь дәвамында эшләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа