Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күн авылыннан апа белән сеңел урман хуҗалыгында 40 елдан артык хезмәт куйган

Июнь башында алар үзләренең туган көннәрен билгеләп үтәләр.

Галимә Хәмидуллинага 85 яшь тулды, Галия Мрасовага 88 яшь тула. Алар озак яшәү серләрен хезмәт сөючәнлектә һәм урманда саф һавада эшләүдә күрә.

Безнең геройлар зур гаиләдә үскән. Хөсәен Гыймади улы һәм Таифә Гайнетдин кызы Гыймадиевларның 6 балалары була. Галия дүртенче, ә Галимә бишенче бала булып дөньяга килә. Алар урманчылар династиясеннән. Урманчылыкта аларның әтисе һәм олы апасы Сәлимә хезмәт куя.
Туган көннәрен бәйрәм итүчеләрнең балачаклары сугыш елларына туры килә, бу буын кешеләре кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскән.

Күн авылыннан ерак түгел теплица бар иде, без анда яшелчә үстердек. Яшьтәшләребез белән иртәнге сәгать өчтән су сибәргә йөрдек, ә өлкәннәр көндез эшләделәр. Соңрак безгә кечерәкләр дә, шул исәптән сеңлем Галимә дә кушылды, - дип искә ала Галия Мрасова.

1942 елда әтиләрен Сталинград фронтына алалар. Шул ук елны ул данлы шәһәрне фашистлардан саклаганда һәлак була. Туган йортына аннан бары тик 3 хат кына килеп кала, аның берсе юлда язылган була. 

Сугышка кадәр әти урман кисүче булып эшләде. Үскәч, 1950 елда аны мин алыштырдым. Ике куллы пычкы белән агачлар кистек. Аларны атлар, үгезләр белән ташыдык. Олы апам Сәлимә утынны үгезләр белән ташыды. Ул бирегә 1941 елда сугыш башланганчы урнашкан, гомер буе шунда эшләгән, - дип хатирәләре белән уртаклаша Галия апа. - 1960 елда безнең урман хуҗалыгына бер «Дружба» бензин пычкысы бирделәр һәм безнең эш җиңеләйде. Без шулай ук  питомникта эшләдек, урман утыртуда, себерке, утын, мунчала әзерләүдә катнаштык, - дип өстәде әңгәмәдәшем.

1958 елда ул гомер буе туган авылы хуҗалыгында шофер булып эшләгән Басыйрга кияүгә чыга. Алар бергә малай һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Галия Мрасова җырларга ярата. Ул 26 ел Күн мәдәният йортында эшләп килүче «Яшь йөрәкләр» халык фольклор ансамбленә йөргән. Татар җырларын башкарган һәм тамашачыларны татар халкының борынгы йолалары белән таныштырган.

Без концертлар белән республиканың күп кенә торак пунктларына бардык, илнең кайбер төбәкләрендә булдык. Екатеринбугтан автобус белән 18 сәгать буе тайга буенча кайтулар истә калды, - ди ул.

Галимә Хәмидуллина урман хуҗалыгына апасы 3 ел эшләгәннән соң урнашкан. Моңа кадәр 7 ел колхозда эшләгән.

Мин дә безнең династиянең дәвамчысы булдым, - дип билгеләп үтә ул. - Төп эштән тыш, өй мәшәкатьләре дә бар иде бит әле. Атлар, сыер, дуңгызлар асрадык. Аларны карарга, азык әзерләргә кирәк иде. Әмма тәүлек буе урманнарда эшләгән вакытлар да булды. Мәсәлән, дүшәмбе көнне күрше районнарга чыгып китәбез, шимбә көнне кичен генә өйгә кайтабыз, - ди Галимә апа.

Ул гомере буе йөк ташучы булып эшләгән Газизгә кияүгә чыкан. Алар бергә ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалар туган авылларында яшиләр һәм эшлиләр.

Өйдәгеләр безнең эшнең күп булуына аңлап карадылар. Без хәтта паровозлар өчен утын әзерләдек. Боларның барысына да күп вакыт китте, - дип билгеләп үтте Галимә Хөсәен кызы.

Ике бертуган пенсиягә чыккач та эшләүләрен дәвам итәләр, ә соңгы берничә елда туган авылы колхозына булышканнар. Алар тормышны ярата, еш кына кунакка йөрешәләр, өй эшләре, хуҗалык белән шөгыльләнәләр, кичләрен телевизор карыйлар һәм укырга яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса