Көек авылында клиентларда эчәк инфекциясе ачыкланганнан соң кафены япканнар
Кафе хуҗабикәсенә карата административ беркетмәләр төзелгән
Питрәч районы Көек авылында клиентларда эчәк инфекциясенең өч очрагы ачыкланганнан соң «Сан Султан» кафесын япканнар.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе тикшерү үткәргәннән соң, кафеда технологик процесслар үтәлмәве ачыкланган, аерым алганда, чимал һәм ярымфабрикатларны бер өстәлдә һәм бер бизмәндә үлчәгәннәр, өстәлләрнең тиешле маркировкалары булмаган, ә савыт-саба һәм инвентарь маркировкаланмаган.
Кафеда маркировкасыз һәм тиешле документлары булмаган 63,84 килограмм авырлыктагы 28 партия азык-төлек продукциясе табылган, моннан тыш, азык-төлекне саклау шартлары контрольдә тотылмаган.
Кафе хуҗабикәсенә карата административ беркетмәләр төзелгән. Суд Олимпия урамында урнашкан кафены 60 тәүлеккә ябу турында карар кабул итте. Инфекция йоктырган кешеләргә билгесез этиологияле эчәк инфекциясе диагнозы куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа