Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көек авылында мәктәп автобуслары йөри торган юл участогы ремонтланачак

Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Көек авылында мәктәп маршрутлары буенча автобусларның куркынычсыз хәрәкәте һәм җирле табиб амбулаториясенә керү мөмкинлеген тәэмин итү өчен автомобиль юлын ремонтлаячаклар.

Документлар буенча, эшләр исемлегенә юл япмасы, яктырту җайланмалары урнаштыру, тукталыш павильоны һәм коймалар кую, территорияне төзекләндерү, яшелләндерү һәм башка эш төрләре керә. Барлыгы 1 км озынлыктагы юл участогы ремонтланачак.

Финанслау күләме 99,5 млн сумга якын. Акча республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Барлык эшләр 2024 елның 11 ноябренә кадәр башкарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса