Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көек авылында полиция бүлеге барлыкка килде

Анда 11 кеше эшләячәк: уполномоченный, балигъ булмаганнар белән эшләү буенча хезмәткәр, оператив хезмәт, тикшерүчеләр.

- Барлык хезмәтләргә аерым кабинетлар бүлеп бирелгән. Бина куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы саклануны тәэмин итүче барлык техник таләпләр буенча төзелгән. Хәзерге вакытта хезмәткәрләр инде территорияне беләләр, аңа хезмәт күрсәтәләр һәм халык белән эшлиләр, – дип сөйләде Питрәч районы буенча ТР Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Шамил Фәтхуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, Көектә халык санының артуы күзәтелә, кешеләр Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килә. Болар барысы да хокук бозулар һәм җинаятьчелекнең артуына китерә. Полиция хезмәткәрләренең бурычы - аларны киметү. 

Полиция бүлеге Богородск авыл җирлегеә хезмәт итәчәк, анда рәсми рәвештә 21 мең кеше теркәлгән, ә рәсми булмаган исәпләүләр буенча халык саны өч тапкыр күбрәк.

Яңа бинаны район башлыгы Илһам Кашапов карады. Анда ул авыл советы, идарәче компанияләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде. Илһам Миңнеханович ассызыклаганча, барлык оешмалар һәм учреждениеләр полиция хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш. 

Киңәшмә ахырында бүләкләү тантанасы узды. Рәхмәт хатларын «Богородск авыл җирлегенең ирекле янгын сүндерү командасы» җитәкчесе Александр Кочетовка һәм балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Анасатасия Иванюженковага тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X