Көек авылындагы лицей укучысы сыйныфташлары эчемлегенә химикат салган
Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә
Көек авылының «Алгоритм» лицеенда җитди инцидент булган. Җиденче сыйныф укучысы мәктәпкә уен җыелмасыннан химик реактив алып килгән, аны эчемлеккә кушкан һәм үзенең өч сыйныфташына эчәргә тәкъдим иткән.
Уку йорты администрациясе гадәттән тыш хәлгә оператив җавап бирде. Зыян күргән балалар тикшерү һәм кирәкле ярдәм күрсәтү өчен кичекмәстән медицина учреждениесенә китерелде. Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта укучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Лицей җитәкчелеге зыян күргән укучыларның ата-аналары белән даими элемтәдә тора һәм аларга булган хәлләр турында хәбәр итә. Хокук саклау һәм башка компетентлы хезмәтләр белән берлектә килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү үткәрелә. Әлеге хәл район администрациясе тарафыннан аерым контрольгә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia