Көек авылыннан махсус хәрби операция ветераны Камил Гафаров тарихы
Өенә кайту аңа барысы турында да ныклап уйларга мөмкинлек бирә.

Фото язма героеның шәхси архивыннан
Камил 2020 елда Приморье краенда хәрби хезмәт узгач, тормышын армия белән бәйләргә карар кылган һәм контракт төзегән. 2022 елда аңа һәм аның иптәшләренә зур сынау белән очрашырга туры килгән.
– Безне сафка тезеп, “Кем хезмәтен махсус хәрби операция үтә торган зонада дәвам итәргә әзер?” – дип сорадылар. Мин якыннан аралашкан, дус егетләр сафтан чыктылар, мин дә алар белән бергә бер адым алга атладым, – дип искә ала Камил.
Сугыш хәрәкәтләре зонасына килеп җитүгә үк, аның бүлекчәсе беренче заданиены алган.
– Без иртәнге сәгать биштә килеп җиттек, алтыда инде алдагы сызыктагы егетләргә ярдәмгә керергә тиеш идек, – дип сөйли ул.
Сугышта нәрсә буласын алдан белеп булмый. Яшь сугышчы фронт сызыгында түгел, ә часть урынын алмаштырганда каты яралана.
– Безнең ял вакытыбыз иде, егетләргә фронт сызыгына сугыш кирәк-яраклары алып барырга кирәк булды, моны тизрәк башкарыр өчен, без җиңел автомобильгә утырып киттек һәм юл һәлакәтенә эләктек. Безнең автомобиль өстеннән КамАЗ чыкты. Бәхетебезгә, көчле җәрәхәтләр алуыбызга карамастан, барыбыз да исән калдык. Сүз уңаеннан, безгә ярдәмгә беренче булып украин кызлары туктады, – диде ул.
Солдатлар, хезмәт вакытында, һәрвакыт җирле халыкка ярдәм итәргә тырышкан, алар белән ризыклары белән бүлешкән.
Хезмәттәге авырлыклар турында сөйләгәндә, Камил, физик авырлыкларга ияләшергә була, мораль авырлыкларга ияләшү мөмкин түгел, дигән фикер җиткерде.
– Безнең пулеметчыбыз бар иде. Кыска гына буйлы – метр да илле тирәсе генә булгандыр. Аның тулы экипировкада, пулемет һәм аның тартмасын күтәреп кыр буйлап йөгерүен күз алдына китерегез. Боларның барысына да түзәсең, ә менә рухи яктан сынауларга ияләнеп булмый. Иң авыры – күз алдыңда якын дустыңның һәлак булуын күрү. Минем Николай исемле дустым бар иде, ул Кайбыч районы Кече Мәми авылыннан. Бергә хезмәт иттек, аннары мин контракт буенча калдым, ә ул туган ягына кайтып китте. Ләкин ул, мин кайтканнан соң, махсус хәрби операциягә барырга карар кылган. Ул, үз гәүдәсе белән иптәшен каплап, һәлак булды. Мин аны аңлыйм. Армия дуслыгы бик нык була ул. Син кешене ял иткән чагында түгел, ә сугыш вакытында үзен ничек тотуы буенча беләсең. Моны онытып булмый. Ут аша чыккан кешеләр, мәңгегә синең иптәшең булып кала, – ди ул.
2023 ел ахырында Камил демобилизацияләнә, һәм өенә кайту аңа барысы турында да ныклап уйларга мөмкинлек бирә.
– Сугыш кешене каты бәгырьлегә әйләндерә, дип әйтәләр бит. Минем белән киресенчә булды. Әгәр элек мин тиз кызып китүчән булсам, кайбер хәлләргә кискен реакция күрсәтсәм, хәзер тормышка тынычрак карарга өйрәндем, – дип уртаклаша ветеран.
Әмма сәламәтлекәле үткәннәрне искә төшереп тора. Тормышка яраклашырга “Ватан сакчылары” фонды координаторы Физәлия Никитина ярдәм итә.
– Аңа теләсә кайсы вакытта шалтыратырга мөмкин, һәм ул һәр сорауга җавап таба, – дип рәхмәтен белдерде Камил Илдус улы.
Фронтта булган барлык сугышчыларга ул сабырлык тели.
– Мин беләм, аларның барысы да тизрәк якыннары янына өйләренә кайтырга тели, – ди ул.
Бүген Камил Гафаров яңа, тыныч тормыш кора: шәхси эшмәкәр буларак, төзелеш объектлары төзи, бер үк вакытта гравировка сәнгатен өйрәнә һәм төзелеш җиһазлары тәкъдим итә. Тулырак мәгълүматны 89851782761 номеры аша аңа шалтыратып белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia