Көектә балалар өлкәннәр өчен хәйрия концерты үткәрделәр
Чара пансионатта узды
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Яшьләр үзәгенең иҗат коллективлары, Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты Екатерина Александровна белән берлектә, Көек авылындагы пансионатында хәйрия концерты оештырдылар.
Балалар өлкәннәрне концерт программасы белән сөендерделәр: җырлар башкардылар, биеделәр, һәр номер алкышлар белән кабул ителде», - дип билгеләп үтте Яшьләр үзәге директоры Айгөл Гыйззәтуллина.
Ветераннар советы рәисе Эльгиза Магомедовна җыелганнарны бәйрәм белән котлады һәм нык сәламәтлек теләде.
Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа