Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кокушкинода бик зур шахмат фигуралары барлыкка килерме?

Казанның бер компаниясе архитекторлары ленинококушкинолыларга булачак паркның проектын тәкъдим иттеләр. Аны иске мәктәп территориясендә төзү планлаштырыла. Дискуссиядә авылның битараф булмаган кешеләре, шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

- Мин республиканың күп кенә паркларында булдым, аларда яшьләр дә, пенсионерлар да рәхәтләнеп ял итә. Безнең авылда да волейбол, баскетбол һәм футбол уйнарлык, тренажерларда күнегүләр ясарлык, балалар белән актив ял итәрлек урын барлыкка килүен бик теләр идем, - дип фикерләре белән уртаклашты биредә яшәүче Сания Гыйләҗева. – Күңел ачу һәм сәламәтләндерү мәйданчыгы кирәк.
Тәкъдим ителгән схемадан күренгәнчә, паркта балалар һәм спорт мәйданчыклары, урам сәхнәсе, бетон блоклар рәвешендәге стена, эчәргә яраклы сулы фонтан, колонналар, 10 килограммга якын авырлыктагы зур парк шахматлары, сәгать рәвешендәге үзенчәлекле күрсәткеч һәм башкалар урын алыр дип күздә тотыла.
Презентациядән соң, күп санда сораулар яңгырады, аеруча шахмат фигуралары буенча кызу фикер алышулар башланды. Берәүләр аларның кирәк булмавын әйтте, чөнки халык фигураларны да ташып бетерергә, шахмат тактасын да үзләре белән алып китәргә мөмкин дип саный алар. Башкалар исә моның матур һәм кызык булуын белдерде, ә алда әйтеп кителгән хәлләр булмасын өчен, ял итү урынын саклауны һәм контрольдә тотуны тәэмин итәргә кирәк, диделәр.
- Мин урам шахматларын урнаштыру идеясен хуплыйм, - дип белдерде Салкын Чишмә авыл мәдәният йорты директоры Роза Шәмсетдинова. – Фигуралар белән уйнап кына калмаячакбыз, ике төсле тактада төрле күңел ачу ярышлары да уйлап чыгарачакмын. Безнең өчен гадәти булмаган әлеге заманча корылма булачак паркка үзенчәлек өстәячәк.
Район башлыгы Илһам Кашапов та Владимир Ильич Ленинның шахмат уйнарга яратканын билгеләп үтте, бу идеянең бу төбәк тарихына да якын булуын әйтте.
Моннан тыш, фонтан суы турында да сораулар булды.
- Санитария нормалары буенча аның эчәргә яраклы, яраксыз булуы турында әлегә әйтеп булмый. Әмма фонтан, һичшиксез булырга тиеш. Ул бит әйләнә-тирәгә шатлык, сафлык, матурлык өсти, - дип билгеләп үтте Илһам Кашапов.
Бу территориядәге каеннар мәсәләсенә дә ачыклык керттеләр.
- Мөгаен, бу урын тулысынча чистартылачак һәм яңа үсентеләр утыртылачак, - дип аңлатты архитекторларның берсе.      

 - Өстәвенә, каеннар күп кенә гөмбә авыруларына дучар ителә, бу агачны җимерә һәм аны черетә. Шуңа күрә бу агачлар көтмәгәндә сынып төшәргә мөмкин булуы белән куркыныч тудыра.

Җыелышта шулай ук авыл халкына азык-төлек кибетен яки кафе, һәм велосипедчылар юлы төзүне планга кертү тәкъдимнәре җиткерелде.
Җыелыштан соң ленинококушкинолылар территорияне төзекләндерү буенча үз вариантларын тәкъдим итте. Архитекторлар инде алар белән таныштылар һәм булачак паркның соңгы схемасын булдырганда авыл кешеләренең теләкләрен исәпкә алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса