Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Колай авылы укытучысы Евдокия Архипова мәктәпкә 41 ел гомерен багышлаган

Ул үзен гап-гади укытучы дип саный, әмма халык аны атказанган укытучы дип йөртә.

Евдокия Андреевнага 94 яшь. Аның балачагы һәм яшьлеге сугыш елларына туры килә, әмма ул әтиәнисеннән алган хезмәт сөючәнлеген гомер буе саклап килә һәм аны дүрт кызына, 12 оныгына һәм 11 оныкчыгына тапшыра.

1960 нчы еллар. Евдокия Архипова башлангыч сыйныфларда дәрес бирә. / Фото гаилә архивыннан

Евдокиянең әнисе – Анна Сергеева – совхозда бозау караучы булып эшли, аңа тиңнәр булмый.

– Бозау абзарына без чиста оекбаштан керә идек, – дип сөйли Евдокия Андреевна. – Чисталыкны кулъяулыклар белән тикшерәләр иде. Соңрак, күп еллар үткәч, мин цемент идәндәге пычрак бозауларны күрдем. Һәм, әни эшләгәндә барысы да башкача иде, дип уйлап куйдым.

Анна Сергеева лаеклы рәвештә Казан һәм Мәскәүдәге күргәзмәләрдә совхоз исеменнән катнаша, анда хәтта “Бөтенсоюз старостасы” Калининны да күрә. Аны Хезмәт Кызыл Байрагы орденына тәкъдим итәләр, әмма сугыш башлану сәбәпле, бу документлар югала.

Әтисе Андрей Сергеев столяр, үз эшенең чын остасы була. Яхшы белгеч буларак “бронь” бирсәләр дә, ул үзе сорап фронтка китә. Әсирлеккә төшә, кача, кабат сугышка керә. 1944 елда өенә култык таяклары белән, каты яраланып кайта. Кайту белән эшкә керешә: коймасын төзәтә, өен рәтли. Тормыш аны сындырмаган, ә чыныктырган гына.

Евдокиянең балачагы 1941 елда, ун яшендә тәмамлана. Гаилә Казаннан авылга кайта. Әтисе – фронтта, әнисе – иртәдән төнгә кадәр бозаулар янында. Кыз бала әбисе һәм биш яшьлек энесе белән кала.

– Тормыш үзе эшләргә мәҗбүр итте. Мин балачакны да, яшьлекне дә күрмәдем, – дип билгеләп үтте ул.

Гаиләне туендыручы бердәнбер сыерны асрарга кирәк була. Әбисе печән чаба, аннары берничә километр ераклыктан арба белән алып кайталар. Кырлардан җыелган черек бәрәңге ашыйлар. Ачлыктан бет һәм корчаңгы җәфалый. Иң якты, хәтта куркыныч төш кебек хәтердә калганы — төнгә каршы утынга барулар.

– Кышын төнге сәгать 12дә, урманчы йоклаганда, бөтен урам белән урманга бара идек. Урманчы очратса, утынны да ала, чананы да турап ташлый иде.

Кыенлыкларга карамастан, Евдокия яхшы укый. Рус теле һәм әдәбиятын ярата. Филфакка керергә хыяллана. Казанда имтиханда инша өчен “бишле” ала.

– “Ничек инде шулай? Авыл кызы бишле алган!” дип барысы да гаҗәпләнде. Калган төркемнәрдән мине карарга киләләр иде, – дип искә ала Евдокия Андреевна. – Әмма немец теле “сынатты”. Нәтиҗәдә, финанс-икътисад институтына укырга кердем.

Әмма язмышын гармунчы егет Пётр Архипов үзгәртә.

1950 нче еллар. Пётр апасы Елизавета белән. / Фото гаилә архивыннан

– Без мәктәп елларыннан ук таныш идек, туйга әзерләндек. Ләкин мин: “Ул армиядә булганда, мин укырмын”, – дип уйладым. Һәм качып китәргә теләдем.

Әтисе ясап биргән чемоданга (бу чемодан хәзер мәктәп музеенда саклана) әйберләрен җыя. Чехов базары аша үткәндә, көтмәгәндә эремчек сатып торучы егете белән күзгә-күз очрашалар. Егет барысын да аңлап ала һәм үз дигәненә ирешә. Шулай итеп, акыл йөрәккә юл бирә. Ул кияүгә чыга. Дүрт айдан Пётрны өч ел ярымга армиягә алып китәләр. Тиздән беренче кызы Надя туа. Уку турында онытырга да була, әмма нык характерлы булуы үзенекен итә.

– Мин педагогика училищесына башлангыч сыйныфлар укытучысына укырга кердем, – дип искә ала Евдокия Архипова. – Читтән торып укыдым. Казанга сессиягә мине каенатам ат белән алып бара иде. Минем белән бергә имтиханнар вакытында бер ай буе кызым һәм йә әни, йә әби ярдәм итәргә бара иде.

Аның педагогик юлы хәзерге вакытта картада булмаган Никольское Жмакино авылында башланып китә. Анда ул дүрт сыйныфлы башлангыч мәктәп мөдире була. Аннары – Дүрт Өйле, Колайдагы интернат. Бервакыт Колай мәктәбе директоры Степан Лаврентьевич Козлов, аның дәресенә кергәннән соң, 5 нче сыйныфтан 8 нче сыйныфка кадәр рус теле дәресләрен алып баруын сорый. Педагогика училищесын гына тәмамлаган авыл кызы телне шулкадәр яхшы белгән һәм аны югары белемле белгечләрдән яхшырак аңлата алган. Шулай итеп, аның төп миссиясе – рус теле һәм әдәбияты укытучысы хезмәте башлана. Шул ук вакытта аңа кайвакыт тарих, немец теле, хәтта физика дәресләрен дә алып барырга туры килә.

Мәктәптә 41 ел гомер. Соңгы елын ул “үзконтроль” нигезендә эшләгән – “мине тикшермәделәр, миңа ышандылар”. Аның абруе какшамас була. Мәктәп директоры итеп аның үз укучысы Татьяна Андреевна билгеләнә һәм ул һәрвакыт: “Евдокия Андреевна, сез миңа әни кебек”, – дип кабатлый.

Евдокия Андреевнаның иң яраткан язучысы – Лермонтов. Икенче урында – Пушкин. Сүзгә булган бу мәхәббәтен ул укучыларына һәм кызларына да тапшыра алган. Ә бүләкләре турында сорагач: “Алар миндә юк. Мин гап-гади укытучы”, – ди. Аның өчен иң югары бүләк — рамкадагы грамоталар түгел, ә укучыларының хәтере һәм гомерлек эшен башкалар дәвам итүен белү. Аның кече кызы Светлана да укытучы һөнәрен сайлаган.

Колайдагы Архиповлар йорты – яшь укытучы 75 ел элек килеп кергән шул ук нигез. Монда дүрт кыз туыпүсә: Надежда (технолог-кондитер), Вера (тәрбияче), Любовь (медик) һәм Светлана (укытучы). Бүген Евдокия Андреевнаның Казаннан алып Тобольскига кадәр таралган 12 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Евдокия һәм Пётр Архиповлар балаларын үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр.

– Без башкарасы эшләребезне үзебез белә идек, – дип сөйли олы кызлары Надежда Петровна. – Бездә чәршәмбе көннең үз законы бар иде – өйдә идән юу көне иде. Ә шимбә көнне бөтен җирдә идән юыла иде. Утын да кистек, печән дә чаптык. Мәҗбүр итү юк иде, “шулай кирәк”, дигән төшенчә бар иде.

Кызлар яхшы укый, “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә генә. Ә әниләре Евдокия өчен икеләтә авыр була.

– Эштән кайтасың, бер өем дәфтәр тикшерергә кирәк. Мал-туарны ашатырга кирәк. Тагын дүрт ел буе урын өстендә яткан каенананы да карарга кирәк.

93 яшендә дә Евдокия Андреевнаның акылы аек, хәтере искиткеч.

– Аның хәтеренә сокланырлык. Ул барысын да белә: политологларны да, артистларны да, – ди абыйсы Виктор.

Ул илебез тормышындагы күп кенә чорларның шаһиты булды. Аларга ул арттырмыйча, аек акыл белән, әмма ачу сакламыйча бәя бирә.

– Сугыш вакытында безгә бик авыр булды. Ач булдык. Ә хәзерге сугышның барганын да сизмибез. Пенсия алабыз. Сугышчыларыбызга түләүләр бара. Авылда юлларны чистарталар. Авыл турында кайгырталар. Ә бәйрәмнәр нинди күңелле иде! Гармун белән җырлап йөри идек. Хәзер җыр ишетелми. Ишекне йозакка да бикләми идек. Таяк кына куя идек – бу өйдә кеше юк дигәнне аңлата. Ә хәзер – йозаклар, рәшәткәләр, биек коймалар. Спецназ да бер килүдә ала алмаслык. Юмор – бу безнең гаилә сыйфаты. Авыр чакларда юмор белән генә исән калдык.

Аның кече ватаны – Колай авылы.

– Кече ватаннан да яхшырак берни юк, – ди Евдокия Архипова. Монда аның тамырлары, аның эше, аның язмышы. Аның кебек кешеләр — илебез таянган нигез. Һәм бу — киләсе буыннарга тапшырыла торган иң ышанычлы эстафета.

Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында без тыл хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары һәм гаилә династияләре турында материаллар циклын башлыйбыз. Сезнең турыда яки туганнарыгыз, күршеләрегез, хезмәттәшләрегез турында язуыбызны теләсәгез, шалтыратыгыз: 8(917)- 887-82-85.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса