Колай авылы волонтерлары эшчәнлеге турында сөйлибез
Алар бердәм командада 14 кеше
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Колай мәдәният йортында, районның башка авылларындагы кебек үк, маскировка челтәрләре ясау буенча команда эшли. Волонтерлар урындыкларда утырып тырыша-тырыша маскировка челтәрләре үрәләр. Янәшәдәге өстәлдә башкалары материаллар әзерлиләр: тукыманы кисәкләргә кисәләр.
Бу эшнең төп инициаторы Надежда Хлопкова. Олы яшьтә булуына карамастан, аңа 76 яшь, 2023 елның мартында ул бу эшкә алынырга булган. Аның шәхси мотивациясе бик көчле: Надежда Сергеевнаның әнисе сугышта катнашкан, шуңа да кызы хәрбиләр өчен нинди дә булса яхшылык эшләү мөмкинлегеннән читтә кала алмаган. Башка авылларда маскировка челтәрләре ясау пунктлары оештырылуы турында ишеткәч, ул мәдәният йорты директоры Людмила Васина белән бергәләп, эшкә керешә: булышырга теләүчеләрне эзли һәм материалларны каян алырга икәнен хәл итә башлый. Тегесе дә, монысы да табыла.
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Хәзер Колай волонтерларын, ә алар бердәм командада 14 кеше, материаллар белән Совет офицерлары берлегенең Питрәч бүлеге тәэмин итә.
– Безнең авылда башта фатирда өч-дүрт кеше челтәрләр үргән. Без очраштык, карадык, – дип уртаклаша Надежда Сергеевна. – Ләкин анда уңайсыз, урын азрак иде. Менә клубның иркен фойесын сайладык. Җәен дә, кышын да җыелабыз, эшлибез. Көнгә якынча бер челтәр, ә кеше азрак булса, көн ярымда ясап бетерәбез. Монда эш көннәрендә сәгать уннан бергә кадәр булабыз.
76 яшьлек волонтер Виктор Сергеев өчен бу шулай ук физик хезмәт кенә түгел. Коллективтагы һәр кеше кебек үк ул боларның барысын да шәхсән кабул итә – бу аның шигырьләрендә дә чагылыш таба. Кияве Александр Владимиров СВО зонасында һәлак булган, бу аның өчен бу эшне тагын да әһәмиятлерәк итә.
– Миндә бу эшкә барыргамы, юкмы, дигән сорау тумады да, – ди Виктор Андреевич.
Ул Надежда Хлопкованы аларның уртак эшләренең генералы дип атый һәм бигрәк тә волонтер Александр Пожаровка соклана:
– Александр Николаевич Дүрт Өйледә яши, ләкин көн саен монда килә. Элек җәяү йөрде, велосипедта килде, хәзер юлда очраган машиналар белән килә. Махсус хәрби операция зонасына башта эретеп ябыштыру аппараты алып җибәрде. Ә күптән түгел генә мотоцикл сатып алып җибәрде. Берничә тапкыр хәрби комиссариатка барып, фронтка җибәрүләрен сораган.
67 яшьлек Александр Николаевич болар турында тыйнак кына сөйләде:
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
– Әйе, мотоцикл алдым да егетләргә җибәрдем. Без монда алар турында кайгыртабыз, ә алар анда безне саклыйлар, – диде ул. – Ә хәрби комиссариатта өч тапкыр булдым, алмадылар, яшең олы, диделәр. Олы улым 2023 елда һәлак булды, шул вакыттан бирле мин волонтерларга кушылдым. Хәзер икенче улым да шунда, инде бер ай.
Үз өлешен кертүчеләр арасында – 63 яшьлек Наталья Буторина да бар. Ул күбесенчә өйдә эшли: үз куллары белән бәйләнгән оекбашлар, йон жилетларны авыл мәдәният йортына китерә. Җепне аңа битараф булмаган кешеләр бирә, ләкин кайчакта үзенә дә сатып алырга туры килә.
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
– Бер ай эчендә җиде пар оекбаш һәм ике жилет бәйләдем, – ди Наталья Ивановна. – Бөек Ватан сугышында минем бабам һәм ике абыем һәлак булган. Мин әниемә үсмер чагында никадәр авыр булганын беләм. Шуңа күрә, шушындый вакытта мин дә ярдәм итәргә тиеш, дип карар кылдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia