Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Колай авылында ике урамда юл төзекләндерелде

Эш “Асфальт буенча асфальт” программасы буенча башкарылды

Профсоюзная урамындагы 400 метр юлга ремонт ясаганнар, тигезләп өске катлам җәйгәннәр. Молодежная урамында 170 метрда шулай ук юлны ике катлы итеп асфальтлыйлар.

– Башта участокны фрезерладык, хәзер асфальт-бетон салабыз. Шулай ук кешеләр куркынычсызлыгы өчен юл билгеләре һәм ясалма юл тигезсезлекләре урнаштырылачак, – дип сөйләде участок башлыгы Салават Фәтхетдинов.

Мондый технология 100 квадрат метрдан да ким булмаган мәйданда капиталь ремонт таләп ителгән, элек булганнан бик нык аерылып торган юлны масштаблы рәвештә торгызуда актуаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса