Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Колайда «Агролак-К» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү сезоны башланды

Һәр кырда дүрттән алып алтыга кадәр техника эшли.

Иртәнге Колай. Әле кояш кыздыра да башламаган, ә инде М-7 федераль трассасында гадәти тормыш кайный: фуралар, җиңел машиналар, автобуслар үз эшләре белән ашыга. Ләкин асфальттан Колай авылы ягына борылсаң, бөтенләй башка дөньяга эләгәсең. Монда ыгы-зыгы юк, яңа чабылган үлән исе аңкый һәм көчле моторлар тавышы ишетелә.

М-7 трассасы кырыенда яшел диңгез җәелеп ята. Кыр буйлап ФС-80 азык җыю комбайны бара, аның артыннан тузан һәм вакланган үлән калдыклары һавага күтәрелә. Бу куәтле техникага "Добрыня" дигән атама бик тә туры килә: ул урып кына калмый, гектарларны колачлап вакланган массаны янәшә барган Камаз кузовына төйи. Йөк машиналарыннан чират бер генә минутка да туктамый. Берсе тула, китә, аны шунда ук икенчесе алыштыра. Чын яшел конвейер.

Без кыр янында туктадык. "Добрыня" кабинасыннан механизатор Анатолий Разяпов сикереп төште.

– Машина ышанычлы, – диде ул мотор тавышы аша кычкырып. – "Добрыня" үз исемен тулысынча аклый. Быел үлән әйбәт, уңыш сөендерә. Хәзер иң мөһиме – бердәмлек. КамАЗ йөртүчеләр үз эшләрен беләләр: килде, кабул итте, китте. Комбайнның туктап, эшсез торуы – акча һәм вакыт югалту. Сыерларыбыз өчен сыйфатлы азыкны югалтмас өчен тырышабыз.

Комбайн чираттагы борылыш ясаганда, безнең янга "Агролак-К" генераль директоры Раил Галәмов килде. Ул, азык хәзерләү чорында чын җитәкчегә хас булганча, кабинетта түгел, ә биредә, хуҗалык басуында.

– Иртәдән керешкән эш уңышлы була, – дип билгеләп үтте Раил офык артына китеп баручы КамАЗларга карап. – Иртән кояш бик кыздырмый, үлән дымлы, техника тыныч режимда эшли, кешеләр дә үзләрен әйбәт хис итә.

Хуҗалык эшләре, планнары белән кызыксындым.

– Азык – ул бар нәрсәнең нигезе. Супер-фермалар, иң яхшы җиһазлар булырга мөмкин, әгәр сыерның рационы булмаса, барлык технологияләрдән дә файда булмаячак, – диде Галәмов. – "Агролак-К" һәрвакыт маркасын тота. Без үзебезне генә түгел, әйләнә-тирәдәге вак хуҗалыкларны да сыйфатлы азык белән тәэмин итәбез. Үзебездә дә һәрвакыт азык запасын ел ярымике елга саклыйбыз. Бүген безнең төп бурыч – массаны җыю гына түгел, ә моны идеаль срокларда эшләү. Бу азык борчагын без чабып алдык. Бездә ул ике йөз гектар, ике мең тоннага якын борчак салырга уйлыйбыз. Көн саен аның корылыгын тикшерәбез, без аны 35-40 процент тирәсендә тотарга тырышабыз – шуннан соң гына җыябыз. Һәр кырда дүрттән алып алтыга кадәр техника эшли. Техника бүген кыйммәт тора, әмма паркны яңартырга кирәк. Хуҗалыкның күптән түгел сатып алган техникалары – азык әзерләү комбайны һәм үзйөрешле чапкыч. Бу мең баш мөгезле эре терлек асрау өчен кирәк, шуларның 375е – савым сыерлары. Терлек азыгының сыйфаты бер сыердан савып алынган 26-27 литр сөттән күренә. Хуҗалык көнгә 8,5 тоннага кадәр сөт җитештерә.

Раил Галәмов быел һава торышыннан канәгать, ә менә ягулык белән бәйле киеренкелек борчый:

– Аллага шөкер, Авыл хуҗалыгы министрлыгы безгә һәрвакыт ярдәмгә килә. Озак, акрын, чиратлар белән булса да, без ташламалы дизель ягулыгы алабыз. Урып-җыю вакытында хәл шул ук дәрәҗәдә булыр, дип өметләнәбез.

Чираттагы төялгән КамАЗ артыннан хуҗалык базасына барабыз. Монда барысы да катгый технологиягә буйсындырылган. Гаять зур бетон траншеялар яшел массаның чираттагы партияләрен кабул итә. Һавага яңа чабылган үлән исе таралган. Траншея өстендә К-700 тракторы йөри, ул сенаж массасын тыгызлый.

Трактор руле артында – тәҗрибәле механизатор Нурфаил Салихов.

– Трактор тегендә-монда йөргән кебек кенә тоелса да, бу бик четерекле эш. Сенажны дөрес итеп сала белергә кирәк, – дип аңлата ул. – Кислород аның төп дошманы. Һава эләксә, масса чери башлый һәм бөтен хезмәт юкка чыга. Минем бурыч – барысын да мөмкин кадәр тыгыз итеп урнаштыру. Һәр катламны тыгызлыйбыз, дымлылык дөрес булуын күзәтәбез. Сенаж чокырын каплап куйганчы ул бераз басылырга тиеш, югыйсә су юкка чыгачак, һәм сыйфаты төшәчәк.

Механизатор тигез, тыгыз итеп тапталган яшеллек катламын күрсәтте:

– Тыгызлыйбыз, пленка белән ябабыз, бастырабыз. Кышка аннан хуш исле, туклыклы яшел масса алабыз. Терлек ашаячак һәм авырлыгын да, савымын да арттырачак.

Без кайтыр юлга чыктык. Төшкә таба кояш июльгә хас булганча кыздыра башлады. Ләкин "Добрыня" кырда, хәтта туктарга да уйламый. Ә комбайн кабинасында уңыш өчен, авыл иминлеге өчен тырышып эшләүче кыр баһадирының шәүләсе генә күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса