Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Колайдан яшь фельдшер авыл ФАПында эшләү турында сөйләде

Ул үзен сынап карарга тели һәм медицинага гашыйк була

Бүген Россиядә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм алдыннан без 27 яшьлек фельдшер Евгений Назаров белән сөйләштек, ул Колай ФАПында ел ярым гына эшли, ә инде авыл халкының ышанычын яулап өлгергән. Балык Бистәсе районы егете ничек безгә килеп эләккән һәм бөтен авылга бердәнбер медицина хезмәткәре булу җиңелме?

Евгений Назаров балачакта үзен ак халаттан күз алдына да китермәгән. Хәтта чыгарылыш сыйныфта да ул кем булырга теләвен төгәл әйтә алмаган. Сыйныфташлары югары уку йортлары һәм көллиятләргә йөргәндә, ул армиягә хезмәт итәргә китә.

Кайткач, алдына һөнәр сайлау мәсьәләсе килеп баса. 2019 елда ул Казан медицина көллиятенә “Дәвалау эше” белгечлегенә укырга керә. Бу карар медицина һөнәрләренә мода яки туганнарының басымы белән бәйле түгел – егет үзен сынап карарга теләгән.

– Мин медицинаны сайладым, чөнки бу иң катлаулысы булып тоелды. Үземнең булдыра аламмы, юкмы икәнемне сынап карыйсым килде, – дип аңлатты Евгений.

Уку җиңел бирелә, әмма практика белән кыенлыклар туа. Шәһәр хастаханәләрендә һәм ашыгыч ярдәмдә студентларга сагаеп карыйлар: тәҗрибәләре булмагач, пациентларга зыян китерер, дип уйлыйлар. Ләкин Евгений почмакта утыручылардан булмый. Ул үзе теге яки бу манипуляцияләрне ничек дөрес башкарырга икәнен күрсәтүләрен сорый, медицина процедураларының нечкәлекләре белән кызыксына.

– Үзең инициатива күрсәтмәсәң, сине беркем дә өйрәтмәячәк, – ди ул.

2023 елда, диплом алгач, Евгений юллама буенча Колай фельдшер-акушерлык пунктына эләгә. Үзе Балык Бистәсе районыннан булса да, монда килүенә тыныч карый. Бердәнбер катлаулылык көллияттә бирелгән теория һәм реаль эш арасында аерма булып чыга. Баштарак ул еш кына башка авыллардан тәҗрибәле коллегалары яки район хастаханәсе җитәкчелеге белән киңәшләшә.

Хәзер Евгений Алексеевич – Колай ФАПы мөдире, аның ярдәмчесе – шәфкать туташы Энҗе Захарова. Аның бурычларына белешмәләр бирүдән алып ашыгыч ярдәм күрсәтүгә кадәр барысы да керә. Пункт атнага алты көн эшли, көн саен анда 10-15 пациент йөри. Еш кына кан басымыннан зарланучы өлкән яшьтәге кешеләр һәм балаларына салкын тигән яшь әниләр килә.

– Башта авыл халкы миңа да, һәрбер яңа кешегә караган кебек, сагаеп карады. Ләкин акрынлап алар ияләштеләр һәм ышана башладылар. Хәзер хәтта: “Бездән китмәгез”, дип сорыйлар, – ди фельдшер.

Аның күзәтүләре буенча, соңгы вакытта халык диспансеризацияне теләп уза башлаган, гәрчә диагнозлардан курку, бигрәк тә онкологиядән, хәзер дә көчле.

– Күпләр табибка мөрәҗәгать итүне ахыргача сузалар. Мин аларга аңлатам: авыруны никадәр иртәрәк ачыкласак, аны имин генә дәвалау мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк, – ди Евгений.

ФАПта кабул итүдән тыш, ул ашыгыч ярдәм чакыруларына да чыга. Кайвакыт диспетчерлар аны “03”кә шалтыраткан җирле пациентларга юллый. Ел ярым эшләү дәверендә кискен моментлар да булган: эчке кан китү белән яман шеш авыруы, инфаркт белән авыручы пациент, бронхиаль астма өянәге. Ләкин барысы да яхшы үтә, Питрәч район үзәк хастаханәсеннән хезмәттәшләре килгәнче, ул беренче ярдәмне күрсәтә.

Килешү шартлары буенча Евгений Назаров районда өч ел эшләргә тиеш. Питрәчтә аңа аренда компенсациясе белән торак бирәләр. Планында – югары медицина белеме алу, аны аеруча хирургия һәм реаниматология кызыксындыра.

– Иң мөһиме – бер урында тормаска, ә даими рәвештә үсәргә. Минем кумирларым юк, мин үземә генә ышанам, көннәнкөн үз өлкәмдә яхшырак булырга тырышам, – дип нәтиҗә ясады Евгений.


Сорау-җавап

Нинди очракларда ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, ә кайчан сабыр итәргә була?

Иң яхшысы шунда ук “03” номерына шалтыратырга. Еш кына кешеләр ахыргача түзәләр, аннары: “Борчырга теләмәдем”, – диләр. Ләкин бу кайчакта гомер бәясенә торырга мөмкин.

Юк-бар сәбәпләр аркасында ашыгыч ярдәм чакыручы пациентларга сез ничек карыйсыз?

- Ачуланмыйм. Кешенең артык борчылуы өчен шелтәләү – бу медицина этикасын гына түгел, гади кешелеклелек кагыйдәләрен бозу да.

Пациентларның үлеме белән очрашырга туры килдеме?

- Минем практикада үлем очраклары булмады.

Медицина турында сезнең яраткан фикерегез бармы?

– Безнең көллияттәге укытучыбыз шаяртырга ярата иде: “Безнең дөрес эш итүебезгә карамастан, пациент, бәхеткә, исән калды". Һәрвакыт шулай булуын телим.

Теләсә кем медик була ала дип уйлыйсызмы?

– Юк. Укыганда ук аңладым: әгәр кешенең һөнәргә эчке омтылышы булмаса, ул яхшы белгеч була алмый. Ул чагында бу юлдан китеп, үзеңне башка өлкәдә эзләү яхшырак.

Сездә курку хисе туамы, аңа каршы ничек көрәшәсез?

– Миңа бары тик чиргә каршы гына көрәшергә туры килә. Халат кигәч, бөтен шикләр һәм артык дулкынланулар юкка чыга. Бу супергерой костюмы кебек – мин үземнең кешеләргә кирәклегемне аңлыйм, һәм бу ышаныч бирә.

Авыл ФАПында эшләү шартлары турында сөйләгез әле.

– Без шактый заманча модульле бинада эшлибез. Биредә уңайлы кабинетлар гына түгел, заманча җиһазлар да бар: күз басымын үлчәү аппаратлары, ЭКГ. Бу тагын да төгәлрәк диагностика үткәрергә һәм сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәдә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Табиблар турында сериаллар карарга яратасызмы?

– Юк, мин аларны тыныч кына карый алмыйм – туры килмәүләр бик күп. Мәсәлән, дефибрилляциядән соң пациент шунда ук аңына килә, гәрчә чынбарлыкта бу һәрвакытта да алай булмый. Без пульсын һәм сулышын тикшерәбез, ә аның хәзер күзләрен ачуын көтмибез. Яки табиблар машина тәгәрмәчләре астына ташланган күренешләр – тормышта без күпкә саграк.

Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Ял көннәрен ауга һәм балык тотарга баруга багышлыйм, бигрәк тә туган районыма кайтканда. Пәнҗешәмбе көннәрендә район үзәк хастаханәсендәге хезмәттәшләрем белән волейбол уйныйм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса