Колайда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен 5 йорт төзеделәр
Бу «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.
Авылда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, аның ярдәмендә «Агролак-К» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен 5 йорт төзелә.
Программада катнашырга хуҗалык җитәкчесе Раил Галләмов гариза бирде.
- Миңа кадрлар кирәк. Торак булу, хезмәткәрләргә өстәмә стимул булып тора, - дип билгеләп үтте ул.
Торакны төзеп бетерәләр инде. Йортларның мәйданы төрле – 62 квадрат метрдан 90 квадрат метрга кадәр. Хәзер эчке бизәү эшләре бара. Декабрь ахырына объектны файдалануга тапшырачаклар. Гаиләләр гыйнвар аенда күченер, дип планлаштырабыз. Биредә яшәүчеләр йорт арендасы өчен түләячәк, ә инде 5 яки 10 елдан соң аны түбән бәя буенча программа кысаларында сатып ала алачак.
- Тиздән күчүебезгә без бик шат. Хәзер вакытлыча фатирларда яшибез, әмма ул безнеке түгел. Ә яңа йортны без беренче вакытта арендага алып торсак та, соңыннан аны үз милкебез итеп сатып алырбыз, дип өметләнәм, - дип уртаклаша Айгөл Нуриева. Аның бөтен гаиләсе диярлек «Агролак-К»да эшли.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, бу - безнең районда әлеге программа буенча төзелә торган беренче йортлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia