Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Колай авылында "Безнең ишегалды" программасы буенча проектны үзгәртү турында фикер алыштылар

Юл өслеген һәм тротуарны төзү буенча сораулар килеп чыккан.

Бүген Профсоюзная урамындагы ишегалды комплексында район хисабына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен реконструкцияләү эшләре бара.

Юл өслеген һәм тротуарны төзү буенча сораулар килеп чыккан. Чөнки бу мәсьәләне комплекслы хәл итү зарурлыгы бар. Моның өчен урында ике программаны бергә тормышка ашыру мөмкинлеген карадылар.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында тротуарларны ишегалды территорияләрен генә төзекләндерү күздә тотыла. Шуңа күрә әлеге ишегалдыннан читтәге тротуарны төзекләндерү өчен «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» проектын тормышка ашыру мөмкинлеге каралды.

Проект яңадан карап тикшереләчәк һәм килештереләчәк. Уңай бәяләмә алганнан соң юл эшләренә керешәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса