Колай авылында республика программасы буенча яңа кибет ачтылар
Районда шундый төрдәге 3 кибет төзелгән, тагын бер кибет тиздән Надеждинода барлыкка киләчәк.
Колай авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модуль пункты эшли башлады. Анда беренче чиратта кирәкле барлык продуктлар бар: икмәк, сөт, кефир, каймак, йомырка, тоз, шикәр. Теләгән кеше яшелчә, җиләк-җимеш, балык, казылык һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин.
Чара бәйрәм атмосферасында узды. Мактаулы кунакларның сәламләүләре, кызыл тасманы кисү... Район башлыгы Илһам Кашапов билгеләп үткәнчә, авыл халкы өчен мондый объект - товарлар сатып алу урыны гына түгел, очрашу, аралашу, яңалыклар алмашу урыны да.
Кибет эчке ягы һәм анда нинди әйберләр булуы һәркемгә кызык. Колайлылар бирегә товарлар сатып алырга килде. Аларга 2 сатучы хезмәт күрсәтте, алга таба алар сменалап эшләячәк.
Менә чәй белән эчәргә конфетлар, печенье сатып алдым әле. Миңа эштән кайтышлый бирегә азык-төлек сатып алырга керү уңайлы булачак. Ассортимент зур, яхшы, ипи яңа кайткан. Һәркем күңеленә хуш килгәнне табар дип уйлыйм, - ди җирле ханым Наталья Хоменко.
Объект «Авыл кибете» республика программасы буенча төзелгән. Шул ук программа буенча безнең районда тагын 2 кибет эшли: Тагашево һәм Богородск авылларында. Тиздән Надеждинода да бер кибет ачылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia