Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Колай халкы үтенечен җиткерә

Шушы көннәрдә Колай авыл җирлегендә халык җыены булып узды.

Җыен башланганчы колайлылар җирле артистлар әзерләгән концерт карады.
Җыенда район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Эдуард Дияров чыгыш ясады. Эдуард Мәхмүтович районның социаль-икътисади үсеше, дәүләт һәм партия проектларының роле турында үтемле итеп сөйләде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков ярдәмчесе Гүзәлия Минкина колайлыларны мөһим сәяси вакыйгада актив катнашырга чакырды.
Колайлылар үз чиратында, мәктәпкә капиталь ремонт өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм тәкъдим-теләкләрен җиткерде. Нигездә, алар авылдагы юллар ремонтына кагылышлы иде. Шулай ук алар гыйбадәт йортын торгызуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса