Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Колай мәктәбе укучысы: "Бөек футболчы булырга телим"

Ул район башлыгы чыршысында кунакта булды, анда укуда, иҗатта һәм спортта уңышларга ирешкән балаларны чакыралар.

Район башлыгы чыршысында бүләкләнүчеләрнең берсе - Колай мәктәбе укучысы Данияр Хөснетдинов. Аның зур хыялы бар:

Бөек футболчы булырга телим, - ди малай.

Ул дүртенче сыйныфта укый һәм инде хәзер үк үз максатына таба ышанычлы бара. Данияр үз командасы белән футбол буенча районара һәм республика ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Ай саен диярлек призлы урыннар алабыз, һәрвакыт каядыр уеннарга барабыз. Шәмәрдәндә, Байлар Сабасында, Кама Тамагында булдык, - дип уртаклашты яшь әңгәмәдәшем.

Булачак спортчыга хас булганча, мәктәптә иң кызыклы дәресне ул физкультура дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса