Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Колай терлекчеләренең үз серләре

Кышкы салкыннар - терлекчелек тармагы өчен иң катлаулы чор. Һава температурасының төшүе, быелгы кышның узган елгыга караганда җылырак булуына да кармастан, кешеләргә дә, хайваннарга да тәэсир итми калмый. Фермаларда эш бер сәгатькә дә тукталып тормый, әле бит сыерларның күпләп бозаулау сезоны да. Узган ел Колай авылы фермаларында капиталь ремонт ясалган, хәзер анда күпкә җылырак, яктырак һәм эшләргә дә уңайлырак.

- Хәзерге вакытта бездә барлыгы алты йөз баш сыер бар, шуларның 340ы савыла, - диде хуҗалыкның баш зоотехнигы Рафаил Галимов. - Бездә өч тапкыр саву оештырылган, сыер савучыларыбыз ике смена эшли. Сыерлар көне буе сыер савучылар, терлекчеләр һәм белгечләр күзәтүе астында. Бездә барлыгы сигез сыер савучы, дүрт терлекче, алты бозау караучы һәм тагын яшь терлек фермаларында өч терлекче бар, яңа туган бозауларга зур игътибар тәрбия кирәклеге һәркемгә мәгълүм.
Шуңа да бозауларның көндезге артымы яхшы, мисал өчен, Эльвира Рәхмәтуллина карамагындагы бозаулар тәүлегенә килограммга якын - 935 граммга арталар, шулай ук Дилә Матчанова тәрбиясендәге бозауларның күрсәткечләре яхшы - 781 грамм, Наталья Битюкованың - 720 грамм тәшкил итә. Төнлә кизү тору оештырылган, анда ике терлекче каравылда тора. Безнең сыер абзарларында чиста һәм тәртип, биналарда эшләве күңелле. Территорияне трактор һәм бульдозер белән кардан һәм тирестән чистартабыз.
Шулай да безнең эштә күрсәткечләр зур роль уйный, гыйнвар аенда безнең хуҗалыкта тулаем савым 205000 килограмм тәшкил итә, узган ел бу күрсәткеч 189300 килограмм иде.
Монда көненә бер сыердан савым 19,5 килограмм тәшкил итә, көненә алтышар тонна яхшы сыйфатлы сөт тапшырабыз.
Безнең хуҗалык узган ел Киров өлкәсеннән ике йөз баш тана сатып алды, аларның күбесе бозаулады һәм 23,5шәр килограмм сөт бирәләр. Әлбәттә, мул сөт ашатуга бәйле, без барлык кагыйдәләрне үтибез, бездә сыерлар рационы бик бай һәм төрле. Көнлек рационга ундүрт килограммнан артыграк фураж, җиде килограмм печән, сигез килограмм сенаж, 2,5шәр килограмм көнбагыш һәм рапс түбе керә. Терлекләр улагы беркайчан да буш тормый. Шуңа да савымнар яхшы, эшчеләребез дә бик тырыш, тәҗрибәле безнең.
Алар тырышлыгы белән югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Сигез сыер савучының берсен дә аерып күрсәтәсе килми, алар барысы да тырышып, намус белән эшлиләр.
Әлеге тату бригада белән Айгөл Нуриева җитәкчелек итә, ул терлекчелектә биш ел эшли, эшнең барлык нечкәлекләрен яхшы белә, юкка гына бригадир итеп билгеләмәгәннәр. Сыер савучылар ике смена эшләсә, Айгул көннәр буе фермада, кирәге чыкканда сыер савучыларны да алмаштыра.
- Ике смена эшләү бик уңайлы – диде өч бала анасы, сыер савучы Зульхумар Муталимова. – Мин бу хуҗалыкта 2012 елдан бирле эшлим, хәзер чыннан да эшләве күңелле. Дөрес, яңа технология буенча эшлибез, аның үз кыенлыклары бар, акрынлан ияләшәбез, сыер саварга да өйрәндем бит әле. Хезмәт хакы яхшы, аны вакытында бирәләр. Шунысы яхшы, күп вакытны өйдә уздырабыз, гаиләгә, балаларга, йорт эшләренә күбрәк игътибар бирәбез. Хатын-кызның эше җитәрлек.
Ә менә Ирина Мутных монда бары тик бер генә ай эшли әле, алар безнең районга Киров өлкәсеннән күчеп кайткан.
- Безне монда яхшы кабул иттеләр, безнең коллектив бик тату, рәхәтләнеп эшлибез. Ирем Виктор монда механизатор булып эшли, ул бар эшне дә белә. Яңа җиргә менә шулай акрынлап ияләшәбез. Эштән курыкмыйбыз, ул безгә яхшы таныш. Иптәш кызлар Киров сыерлары артыннан килгән дип шаярталар да әле. Менә шулай күңелле эшлибез, - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса