Көлкәмәр авылында яшәүче 88 яшьлек үзенең өй китапханәсен булдырган
Иван Долговның коллекциясендә йөзләгән китап бар
Кечкенә, ләкин уңайлы чолан төрле әдәбият белән тулган. Китаплар өчен киштәләрне дә Иван Александрович үзе ясаган. Китаплар тема буенча гына түгел, ә авторлар буенча да алфавит тәртибендә урнаштырылган.
Мин кечкенәдән бик күп укыдым, коллекциямне җыйдым. Вакыт узу белән минем мавыгуымны оныгым Александр дәвам итте, ул журналист. Миңа төрле язучыларның автографлары куелган китаплар алып кайта. Мәсәлән, танылган драматург Туфан Миңнуллин, галим Хатыйп Миңнегулов минем китапларыма шәхсән үзләре имза куйды. Минем китапханәдә танылган шагыйрь, публицист Гәрәй Рәхим дә булып китте. Дөресен генә әйткәндә мин инде ничә китап барын да белмим. Кайчандыр өйнең икенче катында китапханә ясарга ниятләгән идем. Тик вакытлар узу белән тез башлары авырта башлады, югарыга күтәрелү авыр булачагын аңладым, шуңа күрә китапханәне аскы өлештә генә урнаштырырга булдым, – диде Иван Александрович үзенең хәзинәсе белән таныштырганда.
Ул китапханәгә көн саен керә. Уңайлы кәнәфиенә утыра да, китаплар укый, тәрәзәгә карап туган авылының матурлыгына соклана. Китапханәдәге китапларга дымлылык һәм һава торышы куркыныч тудырмый, дип ышандыра ул, чөнки моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Иван Долгов 46 ел тарих укытучысы булып эшләгән, шулай ук аңа башка фәннәрне дә укытырга туры килгән. Заманалар авыр, сугыштан соңгы вакытлар...
Гомумән, мин паровоз машинисты булырга хыялландым. Ләкин күз күремем начар булганга, мине алмадылар. Шуңа күрә педагогика көллиятенә укырга кердем. Язмышыма шулай язылган булгандыр, күрәсең. Мин үз һөнәремне яратам, - диде ул елмаеп.
Көллиятне тәмамлаганнан соң, аны Курган өлкәсендәге татар авылына җибәрәләр. Аннан армиягә алганнар. Өч елга якын ул өлкән писарь булып хезмәт иткән. Соңгы елында Казан дәүләт университетына укырга кергән, шуңа күрә аны вакытыннан алда фән нигезләренә төшенер өчен өенә кайтарып җибәргәннәр. Төрле вакытта Ленино-Кокушкино, Иксуар, Татар Тау Иле, Керәшен Сәрдәсе, Көлкәмәрдә укытучы булып эшләгән. Мәктәп директоры булган, сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлек белән дә шөгыльләнгән.
1972-1986 елларда балалар өчен хезмәт лагерьлары оештырдым. Анда без кәбестә, шалкан, бәрәңге үстердек. Балалар берничә сәгать эшләгәннән соң ял итәләр иде, ул арада мәдәни чаралар үткәрдек. Безнең хезмәт отрядына хәтта шәһәр балалары да килә иде. Аларга смена өчен 20 сум түләделәр, бу заман өчен яхшы акча иде, – дип искә ала ул.
Шактый олы яшьтә булуына да карамастан, аның хәтере сокланырлык әле. Ул үз тормышында булган һәр вакыйга турында җентекләп сөйли ала. Якыннары өчен генә түгел, ә бөтен район өчен ул тере энциклопедия. Пенсиядәге укытучы туган як тарихы белән кызыксынуын дәвам итә. Оныгы белән алар инде ике китап бастырып чыгарганнар.
Тагын бер китап өчен материал әкренләп җыела. Хәзер аны бастыру өчен оныгымның баеганын көтәм, - диде ул шаяртып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа