Корал сатып алуга бәйле таләпләр кырысланды
Хәзер нинди үзгәрешләр көтелә?
Россия Президенты Владимир Путин корал сатып алуга лицензия бирү кагыйдәсен катгыйландыра торган законны имзалады.
Төп тезислар менә нидән гыйбарәт:
– корал сатып алу өчен хәзер 21 яшь тулу шарт (элек 18 яшь иде). Чикләүгә Россиядә яшәүче җирле аз санлы халыклар, шулай ук хәрби исемнәре, юстиция чиннары булган хәрби хезмәт узган һәм узучы кешеләр керми;
– интернет һәм массакүләм мәгълүмат чараларында корал яисә аларның төп өлешләрен ясау буенча инструкцияләрне тарату тыела;
– закон нигезендә корал сатып алу өчен лицензияне ике тапкыр хөкем ителгән (судимость. – Ред.) затларга яисә коралның законсыз әйләнеше, экстремизм, террорчылык һәм аны аклау яки балага карата көчләүгә бәйле аңлы җинаять кылучыларга бирү тыела;
– хәзер ярымавтомат ау мылтыгын ике еллык корал тоту стажы булганнарга гына сатып алырга рөхсәт ителәчәк;
– исерек хәлдә машина белән идарә иткән яисә машинасын хәмер, наркотик кулланган кешеләргә биреп торган затларга вакытлыча лицензия бирү тыела;
– Росгвардия вәкилләренә корал һәм аның саклану урынын күрсәтергә баш тарткан затлардан лицензияне алырга мөмкиннәр.
– көпшәсе тидерү төгәллеген арттыруга җайлаштырылган шома көпшәле «Ланкастер» һәм «Парадокс» мылтыклары көпшәсе киселгән карабинга тигезләштерелә. Аларны корал йөртү стажы биш ел булган очракта гына сатып алу рөхсәт ителәчәк.
САН
Хәзерге вакытта илдә 6,6 млн берәмлек утлы корал бар, ул – 3,9 млн тирәсе кеше кулында (чагыштыру өчен – Россиядә 144,4 миллион кеше яши)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia