Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Корбан бәйрәме вакытында Татарстанда чипланган хайваннарны гына чалырга рөхсәт итәчәкләр

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда Корбан бәйрәме вакытында колак тамгалары булган хайваннарны гына чалырга рөхсәт итәчәкләр. Аларда ветеринария таныклыклары булырга тиеш.

«Корбан бәйрәме вакытында корбан хайваннарын сату республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән булачак», - диелә хәбәрдә.

Корбан хайваннарын чалу өчен махсус урыннар оештырыла. Моннан тыш, биологик һәм органик калдыкларны җыю өчен контейнерлар урнаштырыла. Бәйрәм тәмамланганнан соң барлык мәйданчыкларда дезинфекция үткәреләчәк.

Бәйрәм көннәрендә барлык мәйданчыкларда ветеринария-санитария экспертлары эшли. Социаль учреждениеләргә ит тапшырырга теләүчеләргә белгечләр ветеринария-санитария экспертизасы үткәрәчәк һәм ветеринария таныклыкларын рәсмиләштереп бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса