Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Коррупциягә каршы көрәш – һәркемнең бурычы

Коррупциянең зур социаль бәла булуында бернинди шик юк. Аны юкка чыгару өчен районда коррупциягә каршы көрәш программасы тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә коррупциягә каршы көрәш буенча район координация комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте.

Безнең районда коррупция белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм бетерү буенча эш барышы турында Питрәч районы эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Азат Хәбибрахманов сөйләде.

- Районда бу ике айда коррупцион-икътисади юнәлештәге 17 җинаять теркәлде, - диде ул.

Әлеге юнәлеш буенча эштә төп бурыч - коррупциягә каршы көрәш һәм аны киметү, җирле үзидарә органнарында, ришвәтчелек куркынычы зур булган өлкәләрдә - мәгариф, медицина һәм тармакларда коррупцион хокук бозулар профилактикасы. Моның өчен районда һәм республикада даими рәвештә бик күп чаралар оештыралар, аларда төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр ияләре катнаша. Бездә даими рәвештә антикоррупцион мониторинг үткәрелә. Коррупция куркынычын юкка чыгару максатыннан "Эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы буенча субсидия һәм грантлар алучыларның бурычлары үтәлешенә даими контроль үткәрелә. Бу турыда район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Илнур Бикчәнтәев сөйләде.

- Бүлек эшмәкәрлек эшчәнлеге үсешендә кирәкле булышлык күрсәтә, - диде ул.

Эшмәкәрлек өлкәсендә коррупцион хокук бозулар профилактикасы буенча мәсьәләләрне карарга һәм эшмәкәрләр белән очрашуларда, практик семинарларда анкетирование үткәрү киңәш ителде.

Җирле үзидарә органнары тарафыннан тәкъдим ителә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итү сыйфаты мониторингы үткәрү тәртибе турындагы карар проекты әзерләнә. Безнең гамәлләр ачыклыгы, мәгълүматлардан хәбәрдарлыкны тәэмин итү - ришвәтчелеккә каршы көрәштә иң нәтиҗәле чаралар, - диде район башлыгы Илһам Кашапов.

Муниципаль хезмәткәрләргә, үз керемнәре, чыгымнары, мал-мөлкәтләре һәм мөлкәти йөкләмәләр турында мәгълүматларны тәкъдим иткәндә, бик игътибарлы булырга кирәк икәнлеген искә төшерделәр. Моннан тыш, муниципаль хезмәткәрләр һәм депутатлар, алар тарафыннан мәгълүмат куелган сайт адресларын тәкъдим итәргә тиеш. 1 апрельгә кадәр муниципаль хезмәткәрләр әлеге мәгълүматларны тәкъдим итеп бетерергә тиеш.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова киңәшмәдә катнашучылар игътибарына 2017 елда ТР прокуратура органнары тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт органнарында коррупциягә каршы көрәш турындагы законны бозуларга күзәтү ясады. Питрәч районы әлеге күзәтүдә телгә алынмый.

- Башкаларның хаталарында өйрәнергә һәм үз эшеңдә мондый моментлар булдырмыйча эшләргә кирәк, - диде Валентина Исаковна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса