Кощак авылында күптән көтелгән тротуар барлыкка киләчәк
Аның озынлыгы - ярты километр.
Кощак авылында Центральная урамда 554 метр озынлыктагы тротуар ясыйлар. Эшләр ике атна элек башланган. Төзүчеләр җиргә ком һәм вак таш җәйделәр, поребриклар куйдылар. Техникадан экскаватор һәм төягеч җәлеп ителгән.
Җирле халык тротуарны күптән сораган булган иде. Биредә кеше күп йөри, чөнки халыкның 70%ы читкә йөреп эшли. Бу юл аша алар иртән эшкә баралар һәм кичен кире кайталар. Җәяүлеләргә юл читеннән йөрергә туры килә.
Биредә ничә ел яшим, шул кадәр ел тротуарлар юк иде. Җәен яңгырдан соң пычрак, кышын кардан соң кар көртләреннән йөрдек. Юл чите буйлап барсаң, машина йөртүчеләр сигнал бирә, - дип сөйли җирле ханым Фәния Йосыпова.
Озак көтәсе калмады. Тиздән тротуарны файдалануга тапшырачаклар. Төзүчеләргә асфальт саласы гына калды.
Финанслау федераль бюджеттан бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа