Кошчылык фабрикасы хәләл продукция генә җитештерә башлаячак
“Хәләл” сүзе хәзер һәркемгә таныш.
Бу мөселман халкының артуы, илдә һәм дөньяда хәләл индустриясенең көчле үсеше, кулланучыларның иң файдалы һәм сәламәт азык сатып алырга омтылуы белән дә бәйле. “Хәләл” сүзе, гәрчә тирәнрәк һәм киңрәк мәгънәгә ия төшенчә булса да, күптәннән мөселман кешесенә ашарга яраклы ризык синонимы буларак кулланыла. Бу төшенчә азык-төлеккә генә түгел, кеше тормышының барлык өлкәләренә дә кагыла. Хәзер Ленино-Кокушкино авылында урнашкан “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ хәләл һәм гадәти продукция чыгара. Тик тиздән биредә, продукцияне катнаштыру куркынычын булдырмас өчен, бөтенләй хәләл җитештерүгә генә күчәргә, шул рәвешле сатып алучыларның шик-шөбһәләрен таратырга ниятлиләр.
Ислам өчен “хәләл” төшенчәсе төп нормаларга карый. Бу сүз гарәп теленнән тәрҗемәдә “рөхсәт ителгән” дигәнне аңлата. Бу сүз белән чын мөселманга рөхсәт ителгән төрле нәрсәләрне атарга мөмкин. Диндар кешеләр һәрвакыт үз ризыкларына зур игътибар бирә, чөнки аңа карата таләпләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан куелган. Мөселманнарга дуңгыз ите, ерткыч кош, ит белән тукланучы кыргый хайван ите ашау тыела. Һәм ашарга рөхсәт ителгән хайван билгеле бер рәвештә суелырга тиеш: аны мөселман кешесе кул белән Аллаһ исеме белән, бисмилла әйтеп суя. Кошчылык комплексы хезмәткәрләре барлык кагыйдәләр турында яхшы беләләр һәм аларны тайпылышсыз үтиләр.
- Сугымчы һәр кош өстендә Аллаһы Тәгалә исемен (бисмилла) әйтә. Бездә һәрвакыт беренче чиратта хәләл кош-корт суялар, ә аннары гадәти суюга керешәбез. Бу катнаштыру куркынычын булдырмас өчен дә эшләнә, - дип билгеләп үтә “Ак Барс” кошчылык комплексы ҖЧҖнең сугым цехы инженер-механигы Ринат Гыйзетдинов. - Хәләл продукция өчен бары тик сәламәт һәм нык кошлар гына сайлап алына. Кошны сәламәт акыллы балигъ булган ир кеше суярга хокуклы. Суяр алдыннан пычак һәм башка коралларны хайваннардан читтә кайрыйлар. Пешекләргә озатканда кош тере булырга тиеш түгел. Шуңа күрә без кошның йөрәге туктап, каны агып бетсен өчен вакытны күбрәк бирәбез. Пешекләү алдыннан махсус хезмәткәр кошның яшәү билгеләрен, исәнме-түгелме икәнен тикшереп тора.
Эчен алу һәм суыту стандарт таләпләргә туры килә. Без суыткычка хәләл итне аерым участокларга куябыз, алар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты билгесе белән пакетларга төрелә. Аннары итне Яшел Үзәндә хәләл нормалары буенча эшкәртәләр, аннары инде “Пестречинка” брендлы әзер продукция кибет киштәләренә озатыла, - диде Ринат Гыйзетдинов.
Хәләл продукциягә тулысынча күчү процессын таләпләр буенча тулысынча туры килгән сугымчыларның җитәрлек санда булмавы гына туктатып тора. Бу номиналь мөселман гына түгел, ә ислам кануннары буенча яшәүче динле кеше булырга тиеш.
- Без мондый хезмәткәрләрне актив эзлибез. Әлбәттә, безнең өчен бу кешеләр бик кадерле, шуңа күрә түләү дә лаеклы булачак, - ди “Ак Барс” кошчылык комплексы ҖЧҖнең гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Ләйлә Гайфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа