Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кощак авыл җирлегендә яшәүчеләрне нәрсә борчый?

Кощак авылында гражданнар җыены гадәти тәртиптә үтте. Докладлардан башладылар, ә аннан соң тамашачылар залында утыручыларга сүз бирделәр.

Кощак авыл җирлегендә рәсми рәвештә 4978 кеше яши, ә күптән түгел булган халык санын алуда күрсәтелгән мәгълүматлар буенча инде монда яшәүчеләр саны ике тапкыр күбрәк. Әмма мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр төзегәндә хакимият теркәлгән халык санына карап эш йөртә. Кощакта кечкенә генә фельдшер-акушерлык пункты эшли, анда бик тыгыз, моннан тыш, кадрлар да җитми.

– Педиатр һәм балалар шәфкать туташы юк, пациентлар күп, урын аз, – дип зарын белдерде авылда яшәүче бер хатын-кыз.

Элекке педиатр эштән киткән, әлегә аның урынына кеше таба алмыйлар. ФАПка читтән балалар табибы килә һәм кабул итә. Халык саны арту бәлки җирлектә яңа, иркенрәк һәм җиһазландырылган медицина учреждениесе булдыруга мөмкинлек бирер.

Кощак шәһәргә якын булуы белән яшәүчеләрне үзенә җәлеп итә, кешеләр монда бик теләп йортлар салалар. Җыенда, яңа бистәдә торак йортларны христиан зиратына бик якын итеп төзүләрен дә билгеләп үттеләр.

– Санитар нормалар буенча зираттан кимендә илле метр ара булырга тиеш, – дип язды игътибарлы автор.

Бу, мөгаен, рөхсәтсез төзелгән йортлардыр. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илназ Дәүләтханов шулай дип белдерде.

– Әгәр бу шулай булса, тикшерү уздырачакбыз, бу объектларны ачыклыйбыз һәм эшләрне прокуратурага яки судка җибәрәчәкбез, – диде ул.

Мәктәп артында балалар таудан шуа торган урындагы эшләрне дә законсыз дип шикләнәләр. Анда да тикшерү белән киләчәкләр.

Званкада Лесная ура мындагы элек бакча булган урында йортлар салынган. Юлның бик тар булуы сәбәпле (шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу юл рөхсәтсез салынган), трактор һәм чүп-чар чыгару машинасы үтеп йөри алмый. Авыл халкы законлы юллары булуын тели. Бу мәсьәлә буенча да җир палатасы хезмәткәрләре белән урынны тикшерергә сөйләштеләр.

Кощакның Логинов урамындагы юлны ремонтлауларын сорап язган үтенечләр дә бар иде. Аларга үзара салым программасында катнашырга тәкъдим иттеләр. Узган ел Иске Кощакның Луговая урамында бу ярдәм акчасына вак таш түшәлгән. Быел Кощактагы Панков һәм Тополиная урамнарындагы юлларны ремонтлау планлаштырыла.


2023 елга планнар

  • Центральная урамындагы 36-38 йортларга капиталь ремонт ясалачак, анда түбә, канализация, салкын су белән тәэмин итү, фасад, электр үткәргечләрен алыштыру керәчәк.
  • 15 энергия саклагыч яктырткыч урнаштыру.
  • «Безнең ишегалды» программасы буенча Комсомольская, Центральная урамнарындагы күп фатирлы йортлар территориясен яңарту планлаштырыла.

 


2022 елда башкарылган эшләр

  • Республика программасы буенча дүрт күп фатирлы йорт ремонтланган, Казан – Шәмәрдән беренче категорияле юл төзелеше тәмамланган.
  • Иске Кощак авылында Цветочная, Полевая, Центральная урамында газүткәргеч төзеделәр.
  • «Безнең ишегалды» программасы буенча Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы беренче һәм икенче йорт ишегаллары ремонтланды.
  • Җирлек территориясендә 32 рөхсәтсез чүплек бетерелгән, 3500 агач утыртылган.
  • Быел Званка авылында булачак дини объект урынында дога кылынды, анда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл фатихасы белән гыйбадәтханә төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса