Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кощак авылында мәктәп төзелүнең 50 еллыгын билгеләп үттеләр

Шул уңайдан, авыл клубында бәйрәм чарасы узды

Декабрь аенда Кощак авылы клубында мәктәп укучылары, укытучылары, ата-аналар, район җитәкчеләре, ветеран укытучылар катнашында искиткеч матур бәйрәм  булды. Нинди бәйрәм икән соң бу? Мәктәбебез төзелүгә ярты гасыр узган икән бит!

Ә хәзер тарихка күз салыйк. Кощак авылы территориясендә беренче өч еллык мәктәп 1902 нче елда Барановка авылында ачыла. 25 ел буе мәктәпнең алмашсыз укытучысы һәм җитәкчесе  Тимофей Максимович Носов була. Иске Кощак авылында җидеелык мәктәп 1950 нче елда барлыкка килә. Ә 1967 нче елдан ул урта мәктәп булып үзгәртелә. Бу авыл җирлегендә данлыклы “Кощак” җәнлек совхозы 1958 нче елдан  мөстәкыйль эшли башлый. Совхозның даны еракларга тарала. Ирешелгән уңышлары өчен күп төрле дипломнар, медальләр һәм Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән совхозның җитәкчесе Нагим Бариевич авыл укучыларына барлык уңайлыклары булган, җылы, зур, матур мәктәп төзетеп бирә.  Бу – 1975 нче елның 1 нче сентябре була.  Яңа мәктәпнең алмашсыз җитәкчесе – Мәхмүтов Риаз Мәхмүтович 15 ел буе армый-талмый эшләп, мәктәпне яңа үрләргә алып килә. Ул  “Халык мәгарифе отличнигы”, “РСФСРның атказанган укытучысы” исемнәренә лаек була. Бу елларда мәктәп аеруча зур уңышларга ирешә, чәчәк ата. Укучылар күпләп югары уку йортларына, шул исәптән, Педагогика институтына да укырга керәләр. Ирешелгән уңышлар өчен “Халык мәгарифе отличнигы” исеме түбәндәге укытучылырга бирелә: Макарова Лидия Алексеевна, Мапчихина Анна Васильевна, Мишанина Анна Анатольевна, Насыйбуллин Кәбир Шәвәлиевич, Никонов Александр Шәвәлиевич, Никонов Александр Трофимович. Ә Мәхмүтова Роза Музафаловна “РСФСРның атказанган укытучысы” исеменә лаек була. 

Хәзер шушы данлыклы мәктәпкә 50 яшь. Бүгенге көндә без дә ирешкән уңышларыбыз белән горурлана, мактана алабыз, элек эшләгән укытучыларның исеменә тап төшермибез. 3 ел рәттән безнең мәктәп районда уку-тәрбия эшләре нәтиҗәсе буенча  беренче урын алды. 2024-2025 нче уку елында бердәм дәүләт имтиханнарында безнең укучылар математика, химия, биология фәннәреннән 100 балл алуга иреште. Бу –укытучылар коллективы, директорыбыз Лилия Хәмидулловнаның зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Шулай ук Лилия Хәмидулловна ике ел рәттән “Авыл укытучысы” дигән Республика һөнәр осталыгы конкурсында укытучыларыбыз Цыкина Екатерина Владимировна һәм Сафиуллина Гэлинә Ямалетдиновналар өчен остаз булды, һәм бу укытучылар конкурста җиңүче дәрәҗәсенә ирештеләр. 2024 нче елда безнең мәктәп коллективы Лилия Хәмидулловна җитәкчелегендә “Үткәннәрне киләчәк өчен саклыйк!” дигән грантта җиңеп, 500000 акча отты. Бу акчага мәктәп музее торгызылды, анда бик шәп ремонт ясалды. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларында тарих, хокук, җәмгыять белеме, география, рус әдәбияты, экология, физкультура  фәннәреннән укучыларыбыз призлы урыннар яулыйлар, шулай ук гамәли-практик конференцияләрдә, республика һәм регионара дәрәҗәдәге конкурсларда призерлар һәм җиңүчеләр дә безнең укучыларыбыз! 

Мәктәптә тәрбия эшенә дә зур игътибар бирелә. Яшьләр патриотик хәрәкәте Форпост  һәм Юнармия бик уңышлы эшләп килә. Укучыларыбыз төрле дәрәҗәдәге чараларда бик теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар, волонтерлар хәрәкәтенең активистлары булып торалар. 

Өч ел рәттән уку елы ахырында директорыбыз Лилия Хәмидулловна инициативасы буенча авыл клубында “Йолдызлы сәгать” исемле интеллектуаль йомгаклау чарасы  уздырылды. Зур сәхнәдә  нәтиҗәләр ясалды, уку алдынгыларына, олимпиада, конкурсларда җиңүчеләрга, актив укучыларга, призерлар әзерләгән укытучыларга бүләкләр, грамоталар тапшырылды. Бу чарага ата-аналар, ветеран укытучылар, спонсорлар, районнан кунаклар да килде. Искиткеч яхшы булды бу чаралар! Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәргә кирәк, быел район укытучылар конференциясендә безнең мәктәпнең 10 укытучысы Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы грамоталарына, Каплевская Светлана Владимировна Россия Мәгариф Министрлыгы грамотасына ия булдылар. Бу укытучылар озак еллар дәвамында мәктәптә эшләп, яшь буынны тәрбияләүдә, белем бирүгә үзләренең бөтен көчләрен куйган, зур уңышларга ирешкән кешеләр. Директорыбыз эшләгән кешене күрә, бәяли, хөрмәтли белә. Шулай ук ветеран укытучыларны да онытмый безнең коллектив, чөнки укытучыларыбызның күбесе шушы мәктәпне тәмамлаган. Ветераннарны бәйрәмнәрдә чакырып, бүләкләр тапшырып, рәхмәтләр әйтәбез. 

Әле безнең мәктәп бакчасын күргәнегез юктыр сезнең! Ул бакча түгел, ул – әкият дөньясы, ул – могҗиза! Бу матурлыкны ата-аналар, сыйныф җитәкчеләре, укучылар  бергәләп тудырды. Менә шулай белем дөньясында, матурлык, дуслык, татулык дөньясында гөрләп эшләп тора безнең 50 еллык мәктәбебез. Алга таба да зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, тынычлык насыйп булсын, армый-талмый эшләргә. Ә бәйрәмгә килгәндә, ул чыннан да бик шәп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса