Кощак авылында традицион гаилә мәдәнияте фестивале узачак
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл хәер-фатихасы белән
15 июльдә Питрәч районы Кощак авылында Казан шәһәренең гаилә мәсьәләләре буенча епархия комиссиясе һәм «Казан әниләре» хәйрия оешмасы катнашында традицион гаилә мәдәнияте фестивале узачак.
Бәйрәм программасында: чиркәүдә литургия, гаиләдә мәхәббәт һәм иминлекне арттыру турында иман уку, шулай ук халык уеннары, фольклор һәм гаилә иҗат коллективлары чыгышлары, мастер-класслар, гаилә эстафеталары.
Теләге булган һәркемне пылау һәм самавырдан чәй белән сыйлаячаклар. Башлана 8 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia